Яңа Усман (Камышлы районы)

Яңа УсманСамар өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы, Яңа Усман авыл җирлеге үзәге. Яңа Усман Камышлы авылыннан 25 көнчыгышрак, Сок елгасы буенда урнашкан. Түбән якта Яңа Усманга Байтуган авыл җирлеге терәлеп тора, елганың югары ягында — Ырынбур өлкәсе Северный районы Бакай авылы. Авылда 575 йорт бар, 1401 кеше яши.

Яңа Усман
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Сельское поселение Новое Усманово[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Новое Усманово[d][1]
Почта индексы 446973
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

Риваятьләр буенча 1660 елны Иске Усман авылы урынына Усман дигән башкорт килеп утыра. Аннары ул уллары белән Сокның уң ягына күченгән һәм Өчиле авылын нигезли. Бераз соңрак Өчилегә Пенза һәм Түбән Новгород ягыннан мишәрләр килә, башкортлар аларга Мишәр кыры дигән урынны арендага бирәләр. Ике җәмгыять арасында көрәш көчәя һәм башкортлар читкә китә, калган өлеше татарга әйләнә.[2]

Табигать үзгәртү

Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы үзәк сыртының урман каплаган тау битләренә терәләп тора. Сок ярларында терлек фермасы, тегермән, Сабантуе үткәрелә торган шомыртлы әрәмә бар.

Авылның тирә-ягы файдалы казылмаларга бай. Биредә нефть, кызыл балчык, ком, төзелеш ташы, күкертле сулар.

Шарлык чишмәсе – табигатьнең су истәлеге. Чишмә Гомәртау төбеннән башлана. Су чыгышы – сәгатенә 0,3-0,4 м2. Өлкә комитеты тарафыннан саклауга алынган (1989).

Яңа Усман күкертле чишмәсе сәгатенә 1-1,2 м су бирә. Чишмә янында майлы кара балчык катламнары формалашкан.

Демография үзгәртү

Халыкның 33%ы эш белән тәэмин ителгән, 9% эшсезләр, 27% - пенсионерлар. Күпчелек халык шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә.

131 гаиләдә мәктәп яшендәге балалар бар. Күпбалалы гаиләләр – 9, аларда 27 бала тәрбияләнә.[3] Даими торучы халык саны

Халык саны
Ел 2004 2005 2006 2007 2010
Халык саны 1392 1387 1397 1390 1401

Авыл халкы сөйләше татар теленең урта диалекты камышлы сөйләшенә карый.[4]

Социаль тармак үзгәртү

Яңа Усман урта мәктәбендә 218 бала укый.

«Гөлеметдин» мәдрәсәсе эшли.

Икътисад үзгәртү

Нифетне Богырсланда теркәлгән ҖЧҖ «Байтекс» суырта. Еллык чыгару күләме – 90 тонна. Предприятиедә 170 кеше эшли. «Байтуган-сервис» скважиналарны хезмәтләндерү һәм җиһазларны ремонтлау белән шөгыльләнә.

«Усмановское» ҖЧҖ ит-сөт терлекчелеген, игенчелек белән шөгыльләнә. Калган җинр халыкның кулланышында тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү