Яңа Ахун (Чиләбе өлкәсе)

Яңа АхунЧиләбе өлкәсендә, Верхнеуральск районына керүче татар авылы. Форштадт авыл советына карый.

Яңа Ахун
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Форштадтское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 457688
Карта

Авылны 1910 елда Ахун авылыннан килгән татарлар нигезли (хәзерге Учалы районы).

156 йорт, шулардан 13 хуҗасыз тора. 2008 елда 461 кеше яши. Мәктәп филиалга әйләндерелгән. 2010/11 уку елында 22 бала авылда укыса, калганнар Верхнеуральскка автобуста йөреп укый.

Халык үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[2]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
467 357 175 182

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (32%), татарлар (38%), башкортлар (18%), казахлар (12%).[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Калып:Верхнеуральск районы