Яңавыл (баш. Яңауыл) — Башкортстандагы шәһәр (1991 елдан), район үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 27457 кеше тәшкил иткән.[3]

Яңавыл
баш. Яңауыл
Нигезләнү датасы 1914
Рәсми исем Яңауыл
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Яңавыл районы һәм Городское поселение город Янаул[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение город Янаул[d][1]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 25 361 (1 гыйнвар 2019)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 100 метр
Мәйдан 26 км²
Почта индексы 452800
Рәсми веб-сайт yanaul.ru
Беренче язма телгә алу 1750
Җирле телефон коды 34760
Карта

Тарих үзгәртү

ХХ гасыр башына хәзерге район үзәге урынында таркау гына ике авыл — Яңавыл һәм Иванай булган. Алар арасында — урман һәм чәчүлекләр. Ә хәзерге Җиңү урамы урынында кеше үтә алмаслык сазлык яткан.

Яңавыл КазанЕкатеринбург тимер юлындагы станция буларак 1912 белән 1916 еллар арасында барлыкка килә. 1930 елда район үзәге Кызыл Октябрь бистәсендә урнашкан була. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.1938 елны Яңавыл станциясе, Кызыл Октябрь бистәсе һәм Иванай авылы Яңавыл эшчеләр бистәсе буларак берләштеләр. Акрынлап сәнәгать үсеше колач ала, кирпеч, май заводлары, элеватор сафка керә. Бу вакытка авылларда да зур үзгәрешләр була һәм 1935 ел ахырына колхозлашу тәмамлана. Сугыш алдыннан районда 66200 кеше булып, аларның 11861е Яңавылда яшәгән.[4]

1964 елда районда нефть ятышларын үзләштерә башлау аны икмәкле генә түгел, нефтьле дә итә.

1991 елны шәһәр статусы бирелгән.Бүген шәһәрдә 40тан артык зур һәм уртача предприятие бар. Шәһәрдә Башнефть филиалы белән УДНГ "Краснохолмский" урнашкан. 2011 елның февралендә сафка баскан Яңавыл сөт заводы тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртеп, 10 төрле продукция җитештерә. Монда 73 кешегә эш урыннары булдырылды.

Халык үзгәртү

Халык саны
1939[5]1959[5]1970[5]1979[5]1989[5]2002[5]20102017[6]1 гый 2018[7]1 гый 2019[2]
11 86115 57218 75121 18824 40627 90926 92425 74725 51125 361

Матбугат үзгәртү

Район газетасы татар (Яңавыл таңнары) һәм рус[8] телләрендә чыга.

Мәдәният үзгәртү

Шәһәр мәдәният сарае каршында Республикада билгеле, халык театры исемен йөртүче татар театраль коллективы эшли.[9]

Яңавылда танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова туган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. 2,0 2,1 Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  3. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  4. Башкортстанның төньяк капкасы(үле сылтама)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  7. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  8. "Янаульские зори". Общественно-политическая газета района и города, archived from the original on 2011-03-16, retrieved 2011-05-20 
  9. Башкортстанның Яңавыл театры яңа иҗат елын ача, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2011-07-11 

Чыганаклар үзгәртү

Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!(үле сылтама)