Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ (яһүд. גּוֹג וּמָגוֹג gog u-magog, гарәп. يأجوج ومأجوجйә’җуҗ ўә-мә’җуҗ) — мифик ике вәхши халык исеме (христиан динендә Гог-Магог); дини мифологияга күрә, Искәндәр Зөлкарнәйн, дивар корып, аларны башка халыклардан аерган, имеш. Әмма алар дөнья бетәр алдыннан диварны җимереп чыгып, җир өстендәге барлык нәрсәне ашап, юк итеп барачаклар, имеш. *Дәҗҗал. Мәһди – мифик затлар; ахырзаман алдыннан бер Аллага табынучыларга каршы Дәҗҗал (Алдакчы) чыгып, үз юлындагы бөтен нәрсәне җимереп йөриячәк, аны үз күзе белән күргән кешеләр шундук һәлак булачак. Әмма Дәҗҗалның хакимлеге кырык көннән артмаячак, «дөрес юлдан баручы» зат – Мәһди иңеп, Дәҗҗалдан коткарачак, имеш.

Зөлкарнәен җеннәр ярдәме белән Тимер диварны кора. XVI гасырдагы фарсы сурәте