Яшел суган бәлеше


Яшел суган бәлешетатар халкында эчлеге өчен яшел суган кулланып әзерләнгән бәлеш.

Яшел суган бәлеше

яшелчә белән әзерләнгән ризык

авторлык
Үз исеме

Яшел суган бәлеше

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • камыр
  • яшел суган
  • йомырка
  • май
  • тоз
Өстәмә
  • укроп яки башка тәмләткечләр
аналоглары

яшел суган бөккәне

Азык кыйммәте
Калориялеге:

уртача

Камыр әзерләү үзгәртү

Бу бәлешне әче камырдан ясыйлар. (Төче камыр да кулланып була) Камырны башка бәлешләрне яса­гандагы кебек икегә бүләләр. Зуррак кисәкне кунада җәйгәннән соң майлаган табага таратып салалар. Шуннан соң табадагы камыр өстенә алдан хәзерләнгән эчлек салына, май сибелә һәм икенче кисәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә каплыйлар.

Бәлешнең эчлеген хәзерләү үзгәртү

Яшел (кыяклы) суган алып, аны тамырларыннан, сары кыяклардан чистартып, яхшы­лап салкын суда юасың да, иләккә яки тактага таратып салып бераз саркытасың, суы сарыккач, вак кына итеп турыйсың, өс­тенә тоз сибеп болгатып, тагын юкә иләк өстенә таратып сала­сың. Шуннан сон каты итеп пешерелгән йомыркаларның кабы­гын әрчеп, пычак белән вак кына итеп турыйсың, өстенә бераз тоз һәм мул итеп сары май сибәсең. Шуннан соң туралган мырка белән суганны катнаштырып, әзер камырга салып, бәлеш ясыйсың һәм бәлеш табасында бераз кабартыла, шуннан соң өстен майлап мичкә куеп пешерәсең.

Рецепт үзгәртү

Бер бәлеш өчен: 1 —1,2 килограмм әче камыр, 1,5—2 кило­грамм яшел суган, 6—8 йомырка, 200—250 грамм май, кирәк ка­дәр тоз алына,

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
  • Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
  • Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.