Яхъя Зебедәй улы, яисә Алла сүзе Яхъя, яисә Юханан (яһүд. יוחנן‎ «Йоханан», грек. Ἰωάννης) — христианлыкта Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, Яңа Гаһедкә керүче Яхъя Инҗиленең, Ачылыш китабының һәм өч хатның авторы. Апостол Ягъкуб Зебедәйнең энесе.

Апостол Яхъя
Туган телдә исем Яхъя Зебедәй улы
Туган 17(0017)
Яһүд иле
Үлгән 100(0100)
Эфес[d], Селчук, Измир[d], Төркия
Күмү урыны Төркия
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре балыкчы, вәгазьче
Ата-ана
  • Зебедәй (әти)
  • Саломия (әни)
Кардәшләр Ягъкуб Зебедәй улы[1][2][3][…]

 Апостол Яхъя Викиҗыентыкта

Инҗилләрдә үзгәртү

 
Апостол Яхъя
(Һ. Мемлинг, якынча 1468 ел)

Изге апостол һәм инҗилче Яхъя Зебедәй белән Саломиянең гаиләсендә туа. Саломия исә Мәрьям Ананың димләнгән ире Йосыфның кызы булган. Абыйсы апостол Ягъкуб Зебедәй кебек үк, ул да балыкчылык белән шөгыльләнә. Гайсә аларның икесен Геннисарет күлендә очратып, дингә чакыра. Әтиләрен, Зебедәйне, көймәдә калдырып, Яхъя белән Ягъкуб Гайсә артыннан китәләр.

Бертуган Ягъкуб һәм Яхъяны Инҗилләрдә Зебедәй уллары дип йөртәләр. Марк Инҗилендә Гайсәнең аларны Боанергес («күк күкрәү балалары») дип атавы хәбәр ителә. Күрәсең, бу кушамат аларның холкына бәйле рәвештә барлыкка килгәндер.

Петр һәм Ягъкуб белән бергә Иаир кызын терелтүнең шаһите була. Бу өч апостол гына Гайсәнең кыяфәте үзгәрүен һәм Гефсиманда дога кылуны күрә.

Тәредә булганда, Гайсә Яхъяга әнисен – Мәрьям Ананы тәрбияләргә куша.

Яхъя Инҗил вакыйгаларыннан соң иң озак яшәгән апостол дип санала. Аның үлемен якынча 100 елга туры китерәләр.

Яңа Гаһедтәге әсәрләр үзгәртү

Яхъя Яңа Гаһедкә керүче Инҗилнең, өч хатның һәм Яхъя Ачылышының (Апокалипсис китабының) авторы дип санала. Инҗилдә Гайсә Мәсихнең Алланың Сүзе (Кәлимуллаһ) дип атаганга, Яхъяның үзен Алла сүзе Яхъя дип йөртәләр.

Хәтер үзгәртү

Православ чиркәвендә, юлиан тәкъвименә карап, хәтер бәйрәмен 8 (21) майда, 30 июньдә (Унике апостол җыенында) һәм 26 сентябрьдә үткәрәләр. Католикларда һәм башка көнбатыш чиркәүләрдә хәтер көне 27 декабрьгә туры килә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Никифор (Бажанов) Иллюстрированная полная популярная библейская энциклопедия в 4-х выпусках, Enciclopédia bíblica popular completa ilustrada em 4 ediçõesМосква: 1891.
  2. Μάρκος Ε., ανώνυμος 1:19-20, 10:35 // Εὐαγγέλιον κατὰ Μᾶρκον // The Holy Bible
  3. Маттай Л. 4:21 // εὐαγγέλιον κατὰ Μαθθαῖον