Ясемин Адар (төр. Yasemin Adar; 1991 елның 6 декабре, Балыкесир) — Төркия спортчысы, ирекле стильдә көрәшүче, 2017 елгы дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы (2016, 2017, 2018 һәм 2019).

Ясемин Адар
Туган телдә исем төр. Yasemin Adar
Туган 6 декабрь 1991(1991-12-06) (32 яшь)
Балыкесир, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Университет Балыкесир[d][1] һәм Trakya University[d][1]
Һөнәре көрәшче

 Ясемин Адар Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1991 елның 6 декабрендә Балыкесирда Наим Адар һәм аның хатыны Айшегөл гаиләсендә туа. Ясеминнең олы апасы Йылдыз бар, әнисе 2013 елда вафат була. Газиосманпаш мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ясемин Адар Балыкесир университетында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Нигдеда да укытучы булып эшли[2][3].

Спорт карьерасы үзгәртү

Башта Ясемин Адар ядрә ыргыту белән шөгыльләнә, аннары аңа Төркиянең көрәш буенча чемпионы Аслан Сейханлы игътибар итә, шуннан соң Ясемин көрәш белән шөгыльләнә башлый[2]. «Trakya Birlik SK» командасы өчен чыгыш ясаган[4][5].

2012 елда Ясемин Адар Канадада узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында катнаша, әмма медаль яуламый[6]. 2013 елда Ясемин Адар Төркияне Тбилисида узган Европа чемпионатында тәкъдим итә, әмма шулай ук пьедесталга күтәрелми[7]. Шул ук елны Мерсинда узган Урта диңгез уеннарында Ясемин алтын медаль яулый[2][3][8]. Шулай ук 2013 елда Ясемин Будапештта узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында катнаша, тик бишенче урынны гына яулый ала[4][9]. 2014 елда Ясемин Ташкәнтта узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында катнаша, ләкин медальләр яуламый[10].

2015 елда Ясемин Бакыда узган Европа уеннарында катнаша, әмма Екатерина Букинага оттырып, финалга уза алмый. Аннары ул өченче урын өчен матчта Светлана Саенкога оттыра[11]. 2015 елгы Дөнья чемпионатында Ясемин чирекфиналда җиңелә[12].

2016 елда Ясемин Адар россияле Алена Стародубцеваны җиңеп, Европа чемпионатында алтын медаль яулый[13][14]. Ясемин хатын-кызлар арасында көрәш буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулаган Төркиянең беренче вәкиле була[15].

2020 елның февралендә Италия башкаласында Континент чемпионатында, 76 кг кадәр авырлык категориясендә Ясемин чемпион титулы өчен көрәштә Россия спортчысы Екатерина Букинага оттыра һәм Европа беренчелегенең көмеш медален яулый.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү