Ярдәм бәхәсе:Күнекмә бүлеге

"Алан" сүзенең мәгънәсе үзгәртү

Монда "Алан" сүзе нәрсәне аңлата? "Алан" дип урмандагы ачык урынны атыйлар, ялгышмасам. Монда ул торырга тиеш түгел, минемчә. "Күнекмә бүлеге" дип кенә калдырып булмыймы? Рәхмәт.--Камский 15. Ökt 2009, 07:49 (UTC)

Үзгәрттем. Имзагызны калдырырга онытмагыз=))--Yildiz 15. Ökt 2009, 07:27 (UTC)
Рәхмәт. Бу биткә сылтамалар (Эчтәлектән, мәсәлән) барыбер шул ук исем белән калдылар.--Камский 15. Ökt 2009, 07:55 (UTC)
Имзалар турында. Имзаның үз-үзеннән куелуын ясап булмыймы? Күп кеше куярга оныта бит.--Камский 15. Ökt 2009, 07:55 (UTC)
Мин белгәнчә, алай булмый. Сылтамаларны соңарак үзгәртербез, аны Сез дә башкара аласыз.--Yildiz 15. Ökt 2009, 07:59 (UTC)
Монда "алан" сүзе урыс "площадка" сүзеннән килеп чыккан. Анысы исә инглиз википедиясендәге "sandbox" - балалар уйный торган ком - сүзеннән чыккан.--Timming 15. Ökt 2009, 09:20 (UTC)
"Алан" тәрҗемәсе барыбер "Площадка" түгел.--Камский 15. Ökt 2009, 12:27 (UTC)
Үз вариантыгызны тәкъдим итегез. --Timming 15. Ökt 2009, 13:59 (UTC)
Өстә мин "Күнекмә булеге"н тәкъдим иттем. Сезгә "Площадка" сүзен калдырырга кирәк булса, "Мәйдан"ны тәкъдим итә алам.--Камский 15. Ökt 2009, 14:10 (UTC)
Ярый. Бүлек булып калсын. --Timming 15. Ökt 2009, 14:12 (UTC)

Битнең кирәген аңламыйм үзгәртү

Бу бит нәрсә өчен кирәк? Битнең үзендә "Бу сәхифә - күнекмә өчен бит" дигәннән башка бүтән бернинди аңлату язуы юк. Тулырак язсагыз иде.--Камский 15. Ökt 2009, 14:14 (UTC)

Бәйләндегез инде бу биткә. Русчасы "песочница", әгәр Википедиядә мәкаләләр төзәтүдә практикалаштырырга теләсәләр, аны бу биттә эшләп була.--Yildiz 15. Ökt 2009, 14:23 (UTC)
«Күнекмә бүлеге» битенә кире кайту.