Ян Винецкий, Ян Борис улы Винецкий, рус. Винецкий Ян Борисович (1912 елның 10 марты, Запорожье1987 елның 1 августы, Казан) — язучы, очучы, юрист. ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1967). Испаниядә ватандашлар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1955 елдан ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.

Ян Винецкий

Я.Б. Винецкий (1912-1987)
Тугач бирелгән исеме: Ян Борис улы Винецкий
Туу датасы: 10 март 1912(1912-03-10)
Туу урыны: Запорожье
Үлем датасы: 1 август 1987(1987-08-01) (75 яшь)
Үлем урыны: Казан
Милләт: яһүди
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, очучы, юрист
Иҗат итү еллары: 1931-1987
Юнәлеш: тарих
Жанр: роман, повесть, хикәя, очерк
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Ватан күге» (1945)
Бүләкләр: Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

«Хөрмәт Билгесе» ордены
Яшәү җире Чернышевски урамы[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1912 елның 10 мартында Запорожьеда тегүче яһүди гаиләсендә туган. 1929 елда Ленинградка китә, Карл Маркс исемендәге текстиль машиналары төзү заводында эшли башлый, токарь һөнәрен үзләштерә. 1931 елда комсомол чакыруы буенча Ленинград хәрби-теоретик очучылар мәктәбенә укырга керә. 1932-1936 елларда Гомельдә «Ультиматум» эскадрильясында очучы отрядының өлкән технигы булып хезмәт итә.

1936 елның 5 июленнән 1937 елның 30 августына кадәр Испаниядә ватандашлар сугышында интернациональ бригадада очучы булып катнаша, контузия ала.

1938 елның гыйнварыннан ССРБ авиазаводларында хәрби вәкил булып эшли башлый: башта Ленинградтагы ике заводта эшли, Бөек Ватан сугышы башлангач, Казан авиазаводына җибәрелә. 1943 елда Волхов фронтында очкычларга хәрби сынау үткәрүдә катнаша. Хәрби-һава көчләрендә 17 ел хезмәт итә, өч мәртәбә (1937 елның феврале; 1944; 1946) Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1947-1948 елларда Татар дәүләт нәшриятында мөхәррир булып эшли, ТАССР язучылар берлегенең рус язучылары секциясе җитәкчесе итеп сайлана.
1948 елда Казан юридик институтын «юрист» белгечлеге буенча тәмамлый. 1948 елның октябрендә ТАССР прокуратурасының гомуми надзор бүлегендә прокурор булып эшли башлый, аңа сәнәгать өлкәсендә кануннар үтәлешен тикшерүне йөклиләр. Прокуратура органнарында барысы 7 ел хезмәт итә.
1956-1972 елларда «Советская Татария» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә (соңрак фирка бүлегендә) эшли.

Иҗаты үзгәртү

Ленинградта укыганда А.А. Фадеев җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөри, беренче шигырьләре 1939 елда Ленинградта яшь шагыйрьләрнең «Оборона» күмәк җыентыгында басыла.
1945 елда «Ватан күге» китабы чыга. Анда П.Н. Нестеров, В.П. Стрелков кебек очучылар турында хикәяләре тупланган.
1948 елда «Тугърылык» китабы чыга.
1953 елда Испаниядәге ватандашлар сугышына багышланган «Сандугач» повесте аерым китап булып басыла. 1954 елда Ленинград авиазаводы эшчеләренең сугыш елларындагы хезмәт батырлыгына багышланган «Кеше тауга күтәрелә» романы чыга.
1958 елда хәрби очучы, югары пилотажга нигез салучы, «үлем элмәге»н беренче башкаручы Петр Николай улы Нестеровка (1887-1914) багышланган «Ата-баба йорты» тарихи романын язып төгәлли.
1960 елда «Безнең көннәр кешеләре» хикәяләр һәм очерклар җыентыгы басыла.
1963 елда Татарстан нефтен чыгаручыларга багышланган «Ышанычы нык кеше» романын яза.
1970 елда Михаил Девятаевка багышланган «Бер уч кояш нуры» романын төгәлли.
1972 елда чыккан «Нигезләр» китабында А.С. Пушкинның Казанда булу көннәре, бертуган Александр һәм Владимир Ульяновларның, Алексей Пешковның Казан чоры сурәтләнә.

Ибраһим Гази («Алар өчәү иде», «Алмагачлар чәчәк ата», «Онытылмас еллар», «Гади кешеләр»), Габдрахман Әпсәләмов, Әфзал Шамов һ.б. әсәрләрен русчага тәрҗемә итә.

Төп әсәрләре үзгәртү

Повестьлары үзгәртү

  • Сандугач (рус. Соловей), 1953
  • Мадрид повесте (рус. Мадридская повесть), 1956
  • Тугърылык (рус. Верность), 1948

Романнары үзгәртү

  • Кеше тауга күтәрелә (рус. Человек идёт в гору), 1954
  • Ата-баба йорты (рус. Отчий дом), 1958
  • Ышанычы нык кеше (рус. Тот, кто верит), 1963
  • Бер уч кояш нуры (рус. Горсть солнца), 1970

Кызыклы факт үзгәртү

 
Ян Винецкий Михаил Девятаев (у) белән

1945 елның февралендә иптәшләре белән дошманның Хейнкель очкычын урлап алып китеп, фашист әсирлегеннән котылган Михаил Девятаевны беренче булып Казан елга портыннан Ян Винецкий эзләп таба, сораштыра, батыр күп мәртәбәләр сөйләгән әсирлектән котылу тарихына беренче булып ышана. Девятаев турында язган очеркын «Красная Татария» газетасы бастырырга батырчылык итмәгәч, «Литературная газета» хәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин ярдәме белән әлеге газетада 1957 елның 23 мартында «Батырлык» (рус. Мужество) мәкаләсен бастыра[2]. Ике айдан (1957 елда) Михаил Девятаевка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Ф.Н. Багаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010.ISBN 978-5-298-01883-8
  3. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Казан: ТКН, 1986.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү