Янгелде (Кузлаука районы)

Янгелде яки Кармыш (чуаш. Кармăш, рус. Янгильдино) — Чуашстанның Кузлаука районына керүче татар авылы. Авылда 2006 елга 493 кеше яши[3]. Янгелде РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, Советлар Союзы герое Мидхәт Салиховның[4] һәм Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчантаевның туган авыллары[5].

Янгелде
чуаш. Кармăш
Рәсми исем Кармăш
Рәсми тел чуаш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Янгильдинское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Янгильдинское сельское поселение[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 377 (2012)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 176 метр
Почта индексы 429441
Җирле телефон коды 83534
Карта

Географиясе үзгәртү

Янгелде Кузлаукадан 13 км ераклыкта Буа елгасы ярында урнашкан. Диңгез өсте биеклеге 176 м[6].

Тарихы үзгәртү

Янгелде авылы XVI гасырда чукындырудан качкан Тәтеш ягы казан татарлары тарафыннан нигезләнә[7], мөселманнар[8].

Авыл кешеләре Янгелдене Кармыш диләр. Кармыш ул авылны нигезләүче кеше булып тора[9].

Бүгенге чор үзгәртү

Авылда мәктәп[10], почта, кибет, медпункт авыл советы администрациясе, «Янгелде» авыл хуҗалыгы кооперативы бар[11].

Транспорт үзгәртү

Район үзәге Кузлаука каласына 4 көнгә бер автобус йөреп тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү