Янардаг (азәрбайҗанча:Yanar Dağ, янар тау) — табигый мәңгелек ут, Азәрбайҗандагы бер калкулык итәгеннән борынгы замандардан бирле янып тора.

Янардаг - Янартау. Азәрбайҗан. Башкортстаннан килгән делегация аны карый. 2001

Ун метр тирәсендәге озынлыктагы тасмадан бер метр тирәсенә күтәрелеп ялкын чыгып тора. Янардаг — Бакы каласыннан ерак түгел, 25 км чамасы ераклыкта Каспий диңгезе белән Апшерон ярымутравы (аз. Абшерон) юнәлешендәге асбестлы калкулык. Бүген дөньяда газның табигый рәвештә чыгып янып торган сирәк урыннарның берсе, аларның күбесе Азәрбайҗанда. Янардагның мәңгелек уты Апшерон ярымутаравы җире астындагы газ ятмасыннан чыгып яна. Ул борынгы заманнарда ук яна башлаган. Бу хакта Марко Поло һәм Александр Дюма мәгълүмат калдырган.
Караңгы вакытта ул ерактан балкып күренеп тора. Яңгыр, кар яуганда да, көчле җилдән дә сүнми. Монда Ираннан һәм Һиндстаннан утка табынучылар (Зәрдөштлек тарафдарлары) килә.
Янардагтан ерак түгел утка табынучыларның борынгы кальгасы да бар. Анда да табигый рәвештә ут чыгып тора, утны бик матурлап ташлар салып эшләгәннәр.
Башкортстанда да янар тау — Янгантау бар. Аның борынгыдан кайнарлыгы кими бара диләр. Шифалы буы кешеләргә дәва бирә, шуңа күрә анда шифаханә төзелгән.
[1]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

  • Янар тау — Австралиядәге тау.
  • Янар таулар — Рәсәйдә Амур өлкәсендә төтәп торган ташкүмер таулары.
  • Химера (тау) — Төркиядәге янар тау, табигый җир асты газы факеллары.
  • Янгантау (башкорт телендә:Янғантау — «янып торган тау») — Рәсәй, Башкортстандагы тау.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү