Бер төрдән булган предметлар һәм затларның бер­сенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.

Ялгызлык исем
Модельная лексема Lua хатасы: unknown error.
Моның каршысы уртаклык исем
Тестовое свойство с типом Лексема Lua хатасы: unknown error.

Ялгызлык исемнәргә түбәндәгеләр керә:

1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре: Нияз, Гөл­нара, Саматов, Галиева һ. б.

2. Кушаматлар: Алмачуар, Акбай, Мыраубикә, Күркә Нәгыйм һ. б.

3. Географик атамалар — ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре: Татарстан, Казан, Актаныш, Агыйдел һ. б.

4. Газета, журнал, китап исемнәре: «Ватаным Татарстан» газетасы, «Идел» журналы, «Туган тел» китабы һ. б.

5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре: икен­че бөтендөнья сугышы, Җиңү бәйрәме, 8 нче Март һ. б.

6. Мактаулы исемнәр: Хезмәт Герое, Тукай бүләге лауреаты, Дәүләт премиясе лауреаты һ. б.

7. Кинофильм, спектакль исемнәре: «Чапаев» фильмы, «Җәлил» операсы, «Шүрәле» балеты һ. б.

8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ. б. исемнәре: «Алга» күмәк хуҗалыгы, «Тасма» произ­водство берләшмәсе, «Стимул» кооперативы һ. б.

Чыганаклар үзгәртү