Ялгаш
Пинзә өлкәсендәге татар авылы
Ялгаш (рус. Большой Труев) — Пенза өлкәсенең Күзнәй районына керүче татар авылы. Күзнәй районның өч зур татар авылы бер-берсенә орынып тора: Дәхтәрни, Ялгаш, Татар Кынадысы. Әле көнбатыштан Сембер өлкәсе ягында Курмаевка белән Черкели авыллары башлана.
Ялгаш | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Большетруевский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Большетруевский сельсовет[d][1], Күзнәй районы һәм Күзнәй өязе |
Почта индексы | 442509 |
Ялгашта 2004 елда 506 йортта 1775 кеше яшәгән.
Авылны 1701 елда татарлар нигезләгән була.
Ялгаш Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында тасвирлана.
Ялгаш урта мәктәбе 1971 елда төзелгән бинада эшли. Укучылар саны - 429, шул исәптән башлангыч сыйныфларда - 107, уртанчыларда - 220, өлкән сыйныфларда - 99 бала укый.[2]. Беренче сыйныфтан башлап татар теле укытыла.
Шәхесләр үзгәртү
- Габбас Измайлов (1920-1992), Дан орденының тулы кавалеры.
Искәрмәләр үзгәртү
Чыганаклар үзгәртү
Бу — Пенза өлкәсе географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |