Якуп Якубовски (Якуп Александр улы Якубовски, пол. Jakub Jakubowski, 1899, Швенчөнис[d], Свенсәны өязе[d], Вильно губернасы, Россия империясе1967, Иркутск, Өркет өлкәсе, РСФСР, СССР[1]) — дәүләт куркынычсызлыгы органнары эшлеклесе.

Якуп Якубовски
Туган 1899
Швенчөнис[d], Свенсәны өязе[d], Вильно губернасы, Россия империясе
Үлгән 1967
Иркутск, Өркет өлкәсе, РСФСР, СССР[1]

1917-1918 елларда качаклар комитетының татар секциясе сәркәтибе, Казан губернасы милләтләр эшләре комиссариатының татар секциясе сәркәтибе. 1918/1919 елдан дәүләт куркынычсызлыгы органнарында. 1934 елда Сарытау крае буенча НКВД идарәсе башлыгы урынбасары, 1935-1937 елларда БССР эчке эшләр халык комиссары ярдәмчесе, 1937-1940 елларда Көнчыгыш Себер (Иркутск) өлкәсе буенча НКВД идарәсенең хезмәт-төзәтү лагерьләре идарәсе башлыгы. 1940 елда эшеннән алына, шуннан соң Иркутск (Байкал) балык тоту тресты башлыгы булып эшли.

Искәрмәләр үзгәртү