Ягымлы яз (фестиваль)

Ягымлы яз (фестиваль) (Студентларның «Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивале) — Казанда яз айларында (апрель, май) уза торган татар студент яшьләренең милли иҗаты ачык фестивале. 1993 елдан башлап үкәрелә.

Ягымлы яз
Жанрлар

җыр, бию, шигырь

Үткәрү еллары

1993 — х.в.

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Казан (Татарстан)

Тел

татар, рус

«Ягымлы яз-2014» җиңүчеләре

Максаты үзгәртү

  • Студент яшьләр арасында татар мәдәниятен үстерү;
  • Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентларының милли сәнгать коллективлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү;
  • студент яшьләргә иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру;
  • башкару осталыгын күтәрү, үзешчән иҗат коллективларының репертуарын баету;
  • иҗат коллективларына һәм башкаручыларга стимул бирү һәм бүләкләү;
  • студент яшьләрнең милли үзешчән сәнгать коллективларын эзләп табу һәм аларга ярдәм итү;
  • милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау.[1]

Катнашучылар үзгәртү

Казан, Татарстан һәм Россиянең башка регионнары, чит илләрдән югары һәм махсус урта уку йортлары талиплары.

Ярыш турлары үзгәртү

Ярыш ике турда уза. Сайлап алу туры (Казаннан читтә яшәүчеләр иҗатлары турында видеоязма җибәреп катнаша ала), икенче тур, гала-концерт.

Оештыручылар үзгәртү

Казан мэриясе, Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты.

Юнәлешләре үзгәртү

Музыка юнәлеше үзгәртү

  • Номинацияләр: ялгыз җыр, вокаль ансамбльләр, милли уен коралларында уйнаучылар.

Хореография (ялгыз бию, иҗади төркем) үзгәртү

  • Номинацияләр: татар халык биюе, эстрада биюе, заманча татар биюе.
  • 1 чыгыш — татар биюе, 2 чыгыш — дөнья халыклары биюе.

Театр үзгәртү

  • Номинацияләр: театр, конферанс-нәфис сүз.

Мода театры үзгәртү

1– чыгыш — татар милли киеме (заманча тупланма), 2- чыгыш — дөнья халыклары киеме (заманча тупланма).

Мисс «Ягымлы Язбикә» үзгәртү

Шагыйрьләр бәйгесе үзгәртү

  • Номинацияләр: шигырь, җыр сүзләре.
  • 14-30 яшьлек авторлар ике мәртәбә татар телендә 4 минутлык чыгыш ясый.

Җиңүчеләрне билгеләү үзгәртү

Җиңүчеләрне оештыру комитеты, танылган артистлар, композиторлар, мөгаллимнәр, шагыйрьләр, продюсерлар, режиссёрлар, җурналистлар, фестиваль химаячеләреннән сайлап алып, билгеләгән жюри сайлый. Лауреатлар һәм диплом ияләре чыгышы 5-10 баллы бәя белән билгеләнә.

  • «Ягымлы яз» лауреатлары диплом, акчалата бүләк, кыйммәтле бүләк ала. Жюри шулай ук махсус призлар билгеләргә дә хокуклы.
  • «Ягымлы яз» лауреатлары һәм диплом ияләре башкаруындагы җырлардан компакт-диск чыгару мөмкинлеге каралган.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү