Ягуа́р (лат. Panthera onca) — мәчелеләр гаиләлегеннән барыслар ыругыннан эре җәнлек. Дөньяда зурлыктагы буенча өченче, ә Төньяк һәм Көньяк Америкада беренче мәче булып тора. Мексикадан көньякка таба Парагвай һәм Аргентинаның төньягына кадәр очрый.

Ягуар

Гәүдә озынлыгы (койрыксыз) 120–185 см, койрык озынлыгы 45–75 см, авырлыгы 36–113 кг, күпчелектә 60–90 кг, аерым очракларда 120 кг кадәр. Табигатьтә иң зуры 158 кг. Теше 20 % ка кечкенәрәк һәм җиңелрәк. Биеклеге 68–76 см, сирәк кенә 81 см кадәр. Төсе кызгылт-сары, кара боҗралар, таплар һәм тимгелләре белән капланган. Тропик һәм субтропик урманнарда яши. Күбрәк төнлә актив була. Агачка үрмәләп менә ала.