Ютазы районы флагы

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы флагы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.

Ютазы районы флагы
Нигезләнү датасы 2005
Сурәт
Дәүләт  Россия
Юрисдикциягә карый Ютазы районы

Тасвирлама үзгәртү

"Ютазы районы флагы киңлеге озынлыгына 2 гә 3 булган турыпочмаклы яшел тукымадан һәм гербның фигурасын кабатлый торган сыннан гыйбарәт. Гөмбәзнең зәңгәр өлеше фонында тукыманың аскы ягына якын сары кояш, яртылаш күренә".

Символиканың нигезләнүе үзгәртү

Район флагы символлар һәм аллегорияләр теле белән Ютазы районының географик һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра торган герб нигезендә эшләнгән.

Төп фигура-тургай — геральдикада таң ату, уяну, матурлык символы; районның Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашуын күрсәтә. Район халкы беренче булып кояш чыгуын каршы ала. Шулай ук тургай авыл халкының иң яхшы сыйфатларын — куелган максатка ирешүдә хезмәт сөючәнлеген һәм ныклыгын, тыйнаклыгын-аның моңлы яңгыравыклы җырлавы бөтен тирә-юньдә ишетелә, ә иңе күккә күтәрелми.

Район гербындагы кояшның символикасы күп мәгънәгә ия: сары (алтын) кояш-тормыш, энергия һәм җылылык символы; шулай ук кояш районның республиканың көньяк-көнчыгышында урнашуын күрсәтеп, тургай символикасын көчәйтә.

Бизәкле гөмбәз милли татар орнаментларын хәтерләтә һәм шул рәвешле район халкының җирле гореф-гадәтләренә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен ассызыклый.

Сары төс (алтын) геральдикада байлык, акыл, хөрмәт, даимилык символы.

Ак төс (көмеш) камиллекне, намуслылыкны, үзара аңлашуны символлаштыра.

Яшел төс-өмет, табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы. Зәңгәр төс-хакыйкать, намус һәм игелек символы.

Чыганаклар үзгәртү