Юрий Солуянов
Туган 25 сентябрь 1939(1939-09-25) (84 яшь)
Түбән Новгород, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Нижгар дәүләт технология университеты[d]
Һөнәре төзүче, депутат, университет профессоры, төзелеш мөһәндисе
Эш бирүче Казан дәүләт энергетика университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Юрий Солуянов ( 25 сентябрь, 1939, Нижгар (Горький) совет һәм рус төзүчесе, 1982 елдан «Татэлектромонтаж» АҖ җитәкчесе, 2017 елдан директорлар советы рәисе

Биография үзгәртү

Юрий Иванович Солуянов 1939 елның 25 сентябрендә Нижгарда (Горькийда) туган. 1961 елда Горький политехник институтын тәмамлап, шундук хезмәт эшчәнлеген башлый. Гомере буе электр монтажлау өлкәсендә эшли:

  • 1961 - 1968 елларда Тателектромонтаж трестының Альметьевск монтаж бүлегендә мастер, прораб, участок начальнигы, җитештерү-техник бүлеге башлыгы булып эшли.
  • 1968-1973 елларда баш инженер, соңрак - Түбән Кама идарәсе башлыгы.
  • 1973 - 1977 елларда Икенче Казан монтаж идарәсе башлыгы булып эшли.
  • 1977 елда ул Тателектромонтаж трестына баш инженер булып эшкә күчә, һәм 1982 елда ул аның җитәкчесе була.
  • 1993 елда, трестны акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртеп корганнан соң, акционерлар җыелышы аны бертавыштан генераль директор итеп сайлый [1] .
  • Юрий Солуянов шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә. Казан дәүләт энергетика университеты профессоры, техник фәннәр докторы, «Росэлектромонтаж» Ассоциациясенең беренче вице-президенты.
  • 2005 елның октябрендә Казан шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.
  • Халыкара һәм үзәк басмаларда 75 фәнни хезмәт бастыра, дәреслекләр һәм монографияләр булдыруда катнаша. Авторлык таныклыклары һәм патентлары бар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (1989)
  • Россиянең Мактаулы төзүчесе (1998)
  • Мактаулы монтажчы
  • Казанның Мактаулы Гражданины (2011) [2].
  • "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале
  • Ленинның 100 еллыгы уңаеннан" медале (1971) "Фидакяр хезмәт өчен" (Татарстан, 2007), "Хөрмәт билгесе" ордены(1981). )
  • Дуслык ордены (1999) һәм башкалар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография Российский союз строителей
  2. Биография на сайте tatcenter.ru

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү