Савченко Юрий Николай улы (19252014) — ССРБ һәм Россия табиб-нейрохирургы, педагог һәм сәламәтлек саклау оештыручы, медицина фәннәре докторы, профессор. РСФСРның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1990). Россия Федерациясенең атказанган табибы (2004).

Юрий Савченко
Туган 2 декабрь 1925(1925-12-02)
Тум, Себер крае, РСФСР, СССР
Үлгән 4 ноябрь 2014(2014-11-04) (88 яшь)
Омск, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Савченко Юрий Николаевич 1925 елның 2 декабрендә Тум шәһәренең билгеле медицина профессоры Савченко Николай Иванович гаиләсендә туган (1896—1980).

1942 елда, ун җиде яшендә, Ю.Н. Савченко Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафына чакырыла һәм кыска вакытлы Уфа һәм зенит-артиллерия хәрби училищесының курсларын үткәннән соң, гамәлдәге армиягә фронтка җибәрелә, Бөек Ватан сугышында 286 нчы гвардия зенит артиллериясе полкының 6 нчы гвардия танк корпусы 3 нче гвардия танк армиясе составында катнаша, гвардия кече лейтенанты һәм лейтенант, взвод командиры һәм зенит батареясы командиры була. 1-нче Украин фронтында сугыша, Украина, Польша, Австрия һәм Алманияны азат итүдә катнаша, Берлин каласын штурмлауда һәм Прага каласын азат итүдә катнаша. Сугышта катнашуы өчен I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1945 елдан алып 1950 елга кадәр Башкорт дәүләт медицина университетында белем ала. 1950 елда институтны тәмамлаганнан соң ординатурада белем ала. 1951 елдан 1954 елга кадәр Ленинград фәнни-тикшеренү нейрохирургия институтында аспирантурада укый. 1954 елдан 1958 елга кадәр Европпа институтларында, башлыча, Монреаль неврология институтының нейрохирургия кафедрасында стажировка үтә.

1970 елдан алып 1997 елга кадәр — ассистент, доцент, профессор һәм неврология кафедрасы мөдире булып эшли, 1997 елда — Омск дәүләт медицина институтының дәвалау факультеты деканы. Укытучылык эшмәкәрлеге белән беррәттән — саулык саклауның Омск өлкә бүлегенең неврология һәм нейрохирургия буенча штаттан баш белгече. Төп эшмәкәрлегеннән тыш Ю. Н. Савченко неврологларның фәнни җәмгыяте бүлекчәсе рәисе, нейрохирургларның Бөтендөнья оешмалары әгъзасы, нейрохирургларның Бөтен союз җәмгыяте идарәсе әгъзасы булып тора.

1954 елларда Н.Ю. Савченко медицина фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп«Нарушение функций некоторых внутренних органов у больных с опухолями спинного мозга» темасына диссертация яклый[1], 1968 елда — медицина фәннәре докторы исеменә дәгъва итеп «Функционально-морфологическая характеристика эпилепсии и сходных состояний» темасына диссертация яклый[1].

Ю. Н Савченко җитәкчелегендә ике дистәдән күчү кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклана, ул 300-гә якын гыйльми эшләр, шул исәптән монография, уйлап табу таныклыгы авторы булып тора.

1990 елда КПСС Үзәк комитеты һәм ССРБ Министрлар Советы карары белән Ю. Н. Савченко фән һәм техника өлкәсендә РСФСР дәүләт премиясена лаек була.

2004 елның 8 маенда Россия Федерациясе Президенты Указы белән «сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллык намуслы эшчәнлеге өчен» Ю. Н. Савченко РСФСРның атказанган фән эшмәкәре дигән мактаулы исемгә лаек була[2].

1924 елның 5 сентябрендә Омск шәһәрендә вафат була, Иске-Төньяк зиратында җирләнгән.

Наградалары үзгәртү

Исемнәре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (8.05.2004)

Премияләре үзгәртү

  • РСФСРның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1990)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Савченко, Юрий Николаевич.РГБ.Дата обращения 31 июля 2020.
  2. Указ Президента Российской Федерации от 08.05.2004 г. № 590 «О награждении государственными наградами Российской Федерации».Президент России.Дата обращения 31 июля 2020.
  3. Савченко, Юрий Николаевич. 2020-07-31 тикшерелгән.
  4. Савченко, Юрий Николаевич. 2020-07-31 тикшерелгән.
  5. Савченко, Юрий Николаевич. Подвиг народа. Дата обращения 31 июля 2020.

Сылтамалар үзгәртү

  • Памяти Юрия Николаевича Савченко (неопр.). Омский государственный медицинский университет. Дата обращения 31 июля 2020.
  • Памяти Юрия Николаевича Савченко (неопр.). Журнал неврологии и психиатрии имени С.С. Корсакова. Дата обращения 31 июля 2020.