Юрий Морозов (5 август 1949 ел) — СССРның һәм Россиянең хуҗалык эшлеклесе.

Юрий Морозов
Туган 5 август 1949(1949-08-05) (74 яшь)
Стәрлетамак, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Көньяк Осетия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре эшмәкәр, сәясәтче
Сәяси фирка Единство[d]

20052008 елларда Көньяк Осетия премьер-министры.

Биографиясе үзгәртү

Юрий Ионович Морозов 1949 елның 5 августында Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туган.

Уфа нефть институтын (хәзер Уфа дәүләт нефть техника университеты) тәмамлаган. 2005 елда Курск ягулык компаниясенең коммерция директоры булып эшли.

2005 елның 4 июлендә Көньяк Осетия парламенты Ю.И.Морозовны премьер-министр итеп билгели, аның кандидатурасын республика президенты тәкъдим итә. Россия гражданын Көньяк Осетия Республикасы премьер-министры итеп билгеләвен Грузия җитәкчелеге зур канәгатьсезлек белән кабул итә[1]. 2006 елда Көньяк Осетия Республикасы Президентын кабаттан сайлаганнан соң Ю.И. Морозов үз вазифасын саклап кала.

2008 елның 18 августында президент Эдуард Кокойты хөкүмәтен отставкага җибәрә һәм премьер-министр вазифасын башкаручы итеп Борис Чосыевны тәгаенли.

2008 елдан алып «Стройпрогресс» компанияләр төркеменең өлкән вице-президенты вазифасын били.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү