Кулагин Юрий Александрович (19241987) — ССРБ галиме, психолог һәм дефектолог, психология фәннәре докторы (1968), профессор (1971), ССРБ педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (1985).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 6 июль 1924(1924-07-06)
Туу урыны Владимир өлкәсе
Ковров, Ковровский уезд[d], Владимир губернасы, РСФСР, СССР
Үлем датасы 2 июль 1987(1987-07-02) (62 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре психолог
Эш урыны фәнни-тикшеренү институты[d]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә психология фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Октябрь Инкыйлабы ордены Халыклар Дуслыгы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены бронзовая медаль ВДНХ

Күп кенә гыйльми хезмәтләр авторы, шуларның кайберләре чит илләрдә басылып чыккан.

Биографиясе үзгәртү

Юрий Александрович Кулагин 1924 елның 6 июлендә Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган.

1941 елда мәктәпне тәмамлый, 1942 елның июленнән. Бөек Ватан сугышында катнаша[1], аны Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлый. Аннары совет-япон сугышында катнаша. Армиядән демобилизацияләнгәч, туган шәһәренә кайта һәм Пионерлар йорты мөдире булып эшли[2]. 1947 елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетының психология бүлегенә укырга керә, аны 1952 елда отличие белән тәмамлый. Шушы ук елда дефектология институтының Гыйльми-тикшеренү институтында аспирантурада укуын дәвам итә[3] (хәзер Россия Мәгариф академиясенең коррекцион педагоглык институты), аны бетерү белән «Осязательное восприятие предметов слепыми детьми» темасы буенча ул кандидатлык диссертациясе яклый[4].

Диссертация яклаганнан соң Ю.А.Кулагин Дефектология институтында гыйльми хезмәткәр һәм лаборатория мөдире булып эшли. 1963 елдан институтның гыйльми секретаре, ә 1968 елдан гыйльми эшләр буенча директор урынбасары булып эшли. Шушы ук елда ул «Восприятие средств наглядности учащимися школы слепых» темасына докторлык диссертациясе яклый[5]. 1986-1987 елларда Кулагин Дефектология институты директоры вазифасын башкара. 1985 елдан ССРБ Педагогия фәннәре академиясенең психология һәм яшь физиологиясе бүлеге академигы, 1978 елдан әгъза-корреспондент; 1986-1987 елларда академик-катиб була.

Юрий Александрович «Дефектология» журналының беренче баш мөхәррире, ә аннары редколлегия әгъзасы була, дефектология буенча ССРБ Мәгариф министрлыгының фәнни-методик советын җитәкли, ССРБ Югары аттестация комитетының эксперт советында дефектология вәкиле була. Дефектология проблемалары буенча берничә халыкара конгресслар, симпозиумнар һәм конференцияләрнең эшендә катнаша[6].

Октябрь Инкыйлабы ордены, Халыклар Дуслыгы, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шулай ук күп кенә хәрби медалләр[1] һәм ССРБ ВДНХ-сының бронза медале белән бүләкләнә (сукырлар өчен приборлар булдырганы өчен)[2].

Ю.А.Кулагин 1987 елның 2 июлендә Мәскәүдә вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү