Юныс сүрәсе(гар.سورة يونس - сүрәтү йунус) - Коръәндәге унынчы сүрә. Мәккәдә иңә. Аятьләре саны - 109.

Юныс
гарәп. سورة يونس

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
Юныс
Статистика
Сүрә саны

10

Аятьләренең саны

109

Сүзләре саны

1841

Хәрефләре саны

7425

Алдагы сүрә

Әт-Тәүбә

Киләсе сүрә

Һуд

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

Сүрәнең башында Коръәннең әһәмиятлелегенә күрсәтелә һәм мөшрикләрнең Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмгә каршы хәйләләре турында әйтелә. Аннаң соң Галәм һәм андагы Аллаһның аятьләре (рус. знамения) телгә алына, Кыямәт көнендәге җәза, Аллаһның чиксез кодрәте һәм потларның бернинди дә көч-куәте булмавы турында әйтелә. Сүрәдә шулай ук Аллаһның иман китермәүчеләргә янавы китерелә һәм Аллаһның аларның эшләрен күзәтеп торуы әйтелә. Нух, Муса, Харун (галәйһумуссәләм) һәм Фигавен, Бәни Исраил кавеме, шулай ук Йоныс галәйһиссәләм турында риваятьләр китерелә.

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү