Юлык
(Юлык (Баймак районы) битеннән юнәлтелде)
Юлык — Башкортстанның Баймак районындагы бердәнбер татар авылы,[2][3] Йомаш авыл җирлегенә карый.
Юлык | |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Юмашевский сельсовет[d] һәм Ыр өязе |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 470 (2010)[1] |
Почта индексы | 453674 |
Тарихи мәгълүмат үзгәртү
Беренче исеме «Юлык ямы» (Юллукский Ямъ). Авыл 1781 елны Казан өязе кешеләре тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр). 1924 елга кадәр Юлык — волость үзәге, 1898 елда биредә казна «рус-башкорт» мәктәбе ачыла, зимства дәвалау учрежденияләре эшли. 1962 елны авыл советы үзәге Йомашка күчерелә. Рәмиевләр салдырган мәчет һәм китапханә биналары сакланган[4].
Атаклы кешеләр үзгәртү
- Габделгани Хөсәенов (1839—1902) — Ырынбурның сәүдәгәрләр гаиләсе Хөсәеновларның вәкиле, промышленник, яңа ысул татар мәктәпләре челтәрен оештыручы.
- Шакир Рәмиев
- Закир Рәмиев
- Мирхәйдәр Фәйзи
Демография үзгәртү
Халык саны динамикасы:
2002[5] | 2009[5] | 2010[6] |
---|---|---|
544 | 523 | 470 |
Географик урынлашу үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- ↑ Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде».
- ↑ Юлыҡ тигән татар ауылы.
- ↑ Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга газетасы
- ↑ 5,0 5,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-28
Сылтамалар үзгәртү
- Совет муниципальных образований Республики Башкортостан.
- Юлыктагы җан рәхәте мизгелләр
- Әдип юлыккан Юлык. Мәдәни Җомга гәз.
- Лирон Хәмидуллин. Офыктагы рәшәләр. Казан, ТКН, 1990.