Югары Кыйгы (Үрге Кыйгы, рус. Верхние Киги) – Башкортстанның Кыйгы районы үзәге, Уфадан 265 км ераклыкта. Якындагы тимер юл станциясе Сүлиягә 42 км. Күпчелек халкы – татарлар.

Югары Кыйгы
баш. Үрге Ҡыйғы
Байрак
Нигезләнү датасы 1703
Рәсми исем Үрге Ҡыйғы
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Верхнекигинский сельсовет[d][1] һәм Кыйгы районы
Административ-территориаль берәмлек Верхнекигинский сельсовет[d] һәм Кыйгы районы
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 6637 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 267 метр
Мәйдан 25,2 км²
Почта индексы 452500
Рәсми веб-сайт kigiadm.ru
Беренче язма телгә алу 1661
Җирле телефон коды 34748
Карта

Нигезләнү елы – 1708. Тарихта Югары Кыйгы Кыйгы елгасы буенда урнашкан мишәрләр һәм типтәрләр авылы буларак искә алына.

1774 елның 3 июнендә авыл янында Пугачевчылар гаскәре белән Михельсон корпусы арасында канкойгыч бәрелеш була.

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
3 992 4 967 5 980 6 259 6 872 6 637

Танылган шәхесләр үзгәртү

Югары Кыйгы авылыннан бик күп шагыйрьләр чыкты:


  • Казбек Баймөхәммәтов (1931―2014), геология-минералогия фәннәре докторы (1989). РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1996), БАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1982).
  • Радик Бәширов (1935), инженер-механик, Башкорт дәүләт аграр университеты ректоры.
  • Алик Бикчурин (1937), балет биючесе, бию училищесы директоры, БАССР атказанган артисты (1969).

Мәгариф үзгәртү

Югары Кыйгыда беренче хөкүмәт мәктәбе 1876 елны ачыла. Анда укыту ике еллык була. 1936 елда мәктәп җидеелыкка, 1936 елны тулы урта мәктәпкә үзгәртелә. Биредә укытучы әти-әниләре белән Фәридә Кудашева яши. Биредә укыткан укытучылар гаиләсендә 1949 елны җырчы Зилә Сөнгатуллина туган. 2010 елда, аттестация узып Кыйгының 1нче мәктәбе лицей статусын ала.

Райүзәктә шулай ук 2нче мәктәп, 115нче һөнәрчелек училищесы эшли.

Матбугат үзгәртү

«Безнең Кыйгы» атнага 2 тапкыр чыга торган гәҗит. 1930 елны «Колхоз көче» исеме белән башкортча чыга башлый. Газетның беренче мөхәрирләре, оештыручылары – шагыйрьләр Сәйфи Кудаш, Али Карнай. Биредә беренче шигырьләрен Исмәгыйль Шәфиев, Риза Шәфи, Тимер Йосыпов, Хәниф Кәрим, Рафаэль Сафин, Радик Хәкимҗанов бастыра.

Искәрмәләр үзгәртү