Эчәклек үткәрмәүчәнлеге

Халык телендә эчәкләрнең бер төр үткәрмәүчәнлеге эчәкләр чуалу дип йөртелә. Мондый вакытта эчәклекнең бер өлеше бөтерелеп чыга. Бу — кур­ кыныч хәл, авыруның үлеменә китерергә дә мөмкин.

Эчәклек үткәрмәүчәнлеге
Сурәт
Саклык белгечлеге ашказан-эчәк белеме[d]
ICD-9-CM 560.9[1][2] һәм 560.89[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C9175[1]
 Эчәклек үткәрмәүчәнлеге Викиҗыентыкта

Эчәк чуалганда, кан тамырлары кысыла, ә эчәк эчендәге ашамлык кал­ дыклары алга таба күчә алмый һәм бу эчәклекнең тулып, көчле тартылу­ ына китерә. Организмга кирәкле матдәләр керә алмый, ул агулана, сусызландырыла башлый. Нәтиҗәдә эчәк тишелү, корсак ярысы ялкынсынуы — перитонит (карындык ялкынсынуы) авыруы барлыкка килү куркынычы туа.

Мондый хәл нилектән килеп туа соң? Сәбәпләр аз түгел. Шеш, бүсер кысылуы, операциядән соң корсак куышлыгында бер-берсенә ябышкан урыннар барлыкка килү (спайкалар), эчәклек перистальтикасы (дулкын- сыман кыскаруы) бозылуы, тизәк «ташлары», хәтта эчәклекнең паразит суалчаннар йомгагы белән ябылуы да эчәклек эчендәге ашамлык калдык­ ларының йөри алмавына китерергә мөмкин.

Бик озак ашамый торып, ә аннан соң мул итеп ашау да эчәклек чуалуына китергән очраклар бар. Эчәклек үткәрмәүчәнлеге кискен рәвештә, көт­ мәгәндә башланып китә. Көтмәгәндә корсак куышлыгында бик көчле авыр­ ту барлыкка килә. Күп вакытта бу авырту хатын-кызлар бала табу алдын­ нан тулгак тоткандагы кебек була: берничә секунд көчле авырту булганнан соң, ул беразга җибәреп тора. Эчәк чуалганда, мондый авыртулар арта бара һәм даими рәвештә була. Эч кабара, быгырдый, газлар һәм тизәк чыкмый, авыру бик сасы ис чыгарып коса башлый.

Балаларның инвагинациясе (бер эчәкнең икенче эчәккә кереп, үткәрмәү- чәнлеккә китерүе) күп вакытта канлы эч китү белән характерлана. Үткәрмәүчәнлекнең мондый симптомнарын сизсәгез, кичектермичә «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз, йә авыруны хирургка илтегез.

Балада канлы эч китү күзәтелгәндә, аның халәтен дөрес бәяләмәү бик куркыныч. Кайвакыт моны дизентерия, йә ашказаны эшчәнлеге бозылу дип кенә карыйлар һәм белгечкә вакытында күренергә соңга калалар, нәтиҗәдә катлауланулар, кайбер очракта төзәтә алмаслык хата ясала. Үз-үзеңне дәваларга тырышу, авыртуны басучы дарулар кабул итү, эч йомшарту, эчкә җылы грелка куюлар — берсе дә ярый торган процедуралар түгел.

Бу күңелсез күренешләрне ничек кисәтергә соң? Актив тормыш алып бару эчәклек үткәрмәүчәнлегенең иң беренче профилактик чарасы булып тора.

Спорт белән шөгыльләнү, суда йөзү бик файдалы. Әкрен генә йөгерүләр, озак итеп җәяү йөреп кайтулар бик яхшы тәэсир итә.

Болар янына гигиенаның төп тәртипләрен саклау бик мөһим. Организмда бабасырлар һәм башка паразит суалчаннар барлыкка килмәсен өчен, ашау алдыннан кулларны юу, яшелчә-җимешләрне өстәлгә куйганчы юып, кайнар су белән йөгертеп алу файдалы.

Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. Берьюлы бик күп ашамаска тыры­ шыгыз, тукланулар арасында озын тәнәфес ясамыйча аз-аз гына итеп ашау начар булмас. Майлы ризыклар ашаганнан соң салкын су эчәргә ярамый.

Мәсәлән, пылау ашаганда, өстәлне кайнар чәй эчеп тәмамларга кирәк.

Ябыгу өчен үзегезне төрле диеталар кулланып йончытмагыз. Бу экспериментны кинәт кенә туктату да бик куркыныч. Бик озак ашамый торып, бик ябыккан кешеләргә кечкенә порцияле сыек, ярым сыек, тиз үзләштерелә торган ризыклар гына ашарга ярый.

Тагын бик мөһим мәсьәлә: корсак эчендә ябышуга китерә торган авы­ рулар —хроник аппендицит һәм башкаларны үз вакытында дәвалау кирәк.

ЯБЫШМА АВЫРУЫ (спаечная болезнь) үзгәртү

Бер очтан бу авыруны сүрәтләп китсәк тә начар булмас.

Күпчелек очракта, ябышма авыруы корсак куышлыгындагы берәр орган­ га операция ясаткан кешеләрдә күзәтелә. Эч авырту, күңел болгану, олы йомыш сирәгәю, эч кабару һәм газлар җыелу — ябышма авыруы барлыкка килү турында «хәбәр итүче» беренче билгеләр. Корсак куышлыгында карындык ялкынсыну, кан саву, холецистит, колит белән авыру, антибиотик , инъекцияләр ябышма авыруы барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкиннәр. Корсак ярысы зыян күргән очракларда, гадәттә, аңа тиеп торган органнарда да ябышмалар барлыкка килә.

Ябышма авыруы барлыкка килүгә иммунитет бозылу да сәбәп була ала 5 һәм бу очракта корсак ярысы җәрәхәте икенчел рольне генә үти. Корсак куышлыгының кайсы өлешендә урнашуына карап, ябышмалар үзләрен төрлечә сиздерә. Күп вакытта алар операциядән калган җөй тирәсендә генә барлыкка килә.

Авыр хезмәт башкару, тупас ашамлык белән туклану, артык күп ашау чирне тагын да катлауландыра.

Ашкайнату органнарының эшчәнлеге бозылу да ябышма барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Ябышма сукыр эчәктә булганда, юан эчәккә авырту бирә. Сызлап, сыкрап торган авырту кайчак бик озакка сузыла. Бер яктан икенче якка борылып ятканда, авырту тагын да көчәя. Шуңа күрә дә авырулар авырту туктап торган бертөрле халәттә ятарга мәҗбүр булалар.

Үзәккә үткән авыртулар аркасында алар бөтенләй ашамаска тырыша.

Ябышма авыруы уникеилле эчәк һәм үт юллары тирәсендә күзәтелгәндә, үт юллары тыгылырга мөмкин. Әгәр ябышма ашказаны янында булса, ашаганнан соң ашказаны авырта башлый, кикеректән бозылган йомырка исе килә, сару кайный, костыра. Азык ашказанында 6-12 сәгать буе эшкәр­ телмәскә мөмкин. Ябышма юан эчәктә булса, казылык кебек урыннар капшап караганда, хәтта кулга да сизелә. Ябышмалар булганда, эчәкләр эшкәртелгән массаны начар үткәрә.

Эчәкләрнең начар үткәрүе тупас ашамлык ашаудан, стресс, миокард авыруын кичергәннән соң да күзәтелергә мөмкин. Бу очракта күңел болгана, костыра. Косыктан тизәк исе килә.

Ябышмаларны дәвалау ысулы корсак куышлыгындагы органнарның ни дәрәҗәдә зарарланган булуыннан чыгып билгеләнә. Авыртулар вакыт- вакыт кына борчыса, ләм, парафин белән дәвалау сеанслары тәкъдим ителә. Чир катлауланган очракларда хирург операция ясарга тиеш була.

Ябышмалардан җәфаланучы кешеләр эч кибүләрне булдырмаска, режим белән тукланырга, кәбестә, сөт ише эч күпертүче ризыклардан баш тартырга һәм авыр хезмәт тә эшләмәскә тиеш. Аларга шулай ук һәркөнне иртән гимнастика ясарга, бассейнда йөзәргә киңәш ителә.

Искәрмәләр үзгәртү