«Эссе» төркеме — Нияз Валеев һәм Айрат Ильясов дуэты. Бу төркем 2005 елда дөньяга килә. Беренче чыгышларыннан ук «Эссе» егетләре «Күренмә күземә» җырын башкарып популярлаша.

Эссе
Барлыкка килгән

2005

Состав

Нияз Валеев һәм Айрат Ильясов

2006 елда «Татар җыры» фестивалендә «Эссе» группасы «Иң яхшы төркем» номинациясенең лауреаты булып, «Алтын барс» премиясенә лаек була. Шулай ук «Эссе» төркеме «Кызган таба» бәйсез татар клуб музыкасы фестивалендә «Иң популяр төркем» наминациясенең җиңүчесе.

2007 елның 21 мартында егетләрнең беренче альбомнары чыга. Шул альбомга кергән җырланың күбесен Нияз Валиев язган.

Хәзерге көндә «Эссе» төркеменең «Сиңа кирәк түгел», «Сәхнә», «Китәр борчуларың», «Төне буе яңгыр яуды» җырларына дүрт клип төшерелгән.[1].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү