Эспарцет
Эспарцет, ат борчагы (лат. Onobrýchis) — кузаклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәгрәк берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Эспарцет | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Onobrychis Mill., 1754[1] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Копеечниковые[d] һәм Papilionoideae[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 42(2)[d], Флора Европейской части СССР[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 5[d] |
Синонимнар: Dendrobrychis (DC.) Galushko, Xanthobrychis Galushko
Башка телләрдә атамалар: ингл.ингл. Sainfoin, гөрҗ. ესპარცეტი, исп. Onobrychis, кат. Trepadella, кыт. 紅豆草 , литв. Esparcetas, алман. Esparsetten , нид. Esparcette, порт. Sanfeno, төр.Adi korunga, фр. Sainfoin, эсп. Onobriko
Таралуы үзгәртү
130 дан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстанда бер төре – комлы эспарцет (О. arenaria), болынлы һәм ташлы далаларда үсә, күбрәк республиканың көньяк районнарында.
Ботаник тасвирлама үзгәртү
Үзәк тамырлы. Сабаклары тармакланган, туры. Яфраклары катлаулы, парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре себеркәчле, ачык-алсу, куе башаксыман чукларга җыелган. Май-июльдә чәчәк ата. Җимеше – кузак, түгәрәк, чикләвексыман, бер орлыклы, тешле-чәнечкеле, җепселле челтәр белән. Бөҗәкләр, нигездә умарта кортлары ярдәмендә серкәләнә, баллы.
Корылыкка чыдам үсемлек, ачы һәм сазлыклы туфраклардан тыш, барлык туфракларда диярлек яхшы үсә.
Куллану үзгәртү
Яшел масса, печән өчен үстерелә. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре яратып ашый.
Составында углеводлар (9,6%), аксым (4,4%), майлар (1,6%) бар. 100 кг яшел массасында 22 азык берәмлеге һәм 3,1 кг үзләштерелә торган протеин, печәнендә 54 азык берәмлеге һәм 10,1 кг үзләштерелә торган протеин бар.
Корткычлар: орлыкашарлар, эспарцет бөртекчәсе, эспарцет эвритомасы, эспарцет чәчәге черкие, эспарцет чәчәкашары, эспарцет трипсы.
Авырулары: ончыл чык, тутык, фузариоз.
ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлары: «Песчаный 1251», «Песчаный 22». 2009 да 18,2 мең га мәйданда үстерелә, яшел массасының уңышы – 1 га дан 250-270 ц, печән уңышы – 1 га дан 35-38 ц.[2]
Әдәбият үзгәртү
- Шмальгаузен И. Ф. Флора Средней и Южной России, Крыма и Северного Кавказа. Үсемлекләрне һәм югары споровых үсемлекләрне билгеләү өчен җитәкчелек. Киев, дип. т-ва печ. дела и торг. И. Н. Кушнерев и Ко в Москве, Киевск. отд-ние. Т. 1. Двудольные свободнолепестные. 1895. С. 259.
Сылтамалар үзгәртү
- Ат борчагы турында GRIN сайтында мәгълүмат
- Эспарцет // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Snak C., Vatanparast M., Nevado B. et al. A new subfamily classification of the Leguminosae based on a taxonomically comprehensive phylogeny – The Legume Phylogeny Working Group (LPWG) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: IAPT, Wiley, 2017. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.12705/661.3
- ↑ Эспарцет :: Татарская энциклопедия TATARICA