Эржебет Шаар (мадьярса  Schaár Erzsébet; 29 июль 1908 ел29 август 1975 ел) — Венгрия скульпторы, Михай Мункачи премиясе лауреаты (1962), Венгрия Халык Республикасының атказанган скульпторы (1972).

Эржебет Шаар
Туган 27 июль 1908(1908-07-27)[1][2][3][…]
Budafok[d], Будапешт, Аустрия-Маҗарстан
Үлгән 29 август 1975(1975-08-29)[4][5][3][…] (67 яшь)
Будапешт, Маҗарстан Халык Җөмһүрияте[d][6]
Күмү урыны Фаркашрети[d][7][8]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре сынчы, мигъмар
Җефет Tibor Vilt[d]

 Эржебет Шаар Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Эржебет Шаар 1905 елның 29 июлендә Австро-Венгриянең Будафок шәһәрендә туа.

Оста Жигмонд Кишфалудить-Штробльдә белем ала. Иң яхшы яшь рәссам буларак, «Синей» (1932) премиясенә лаек була. Шул елда үзенең шәхси күргәзмәсен оештыра һәм белгечләрнең игътибарын җәлеп итә. 1935 елда скульптор Тибор Вильтка кияүгә чыга. Хатын-кыз фигуралары, мөхәббәтле пар һәм һәлак булган солдатлар скульптуралары авторы. Табигый зурлыктагы сын эшләү өчен җиңел полистирол куллана, ул җиңел кыркыла. 1970 елда Будапештның «Мючарнок» залында күргәзмәсен үткәрә, ике елдан соң Антверпенда һәм Женевада күргәзмәләре үтә.

1975 елның 29 августында Будапешт шәһәрендә вафат була.

1977 елда, Шаар вафат булганнан соң, күргәзмәсе Дуйсбургта Вильгельм Лембрук музеенда үтә. Авторлары билгеле скульптуралары Будапештта, Кечкемет, Мишкольцтагы, Печтә, Тиханда һәм башка шәһәрләрдә саклана. Әсәрләренең шактый өлеше — Изге король Иштван исемендәге музейда саклана.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү