Эмили Грин Болч (ингл. Emily Greene Balch; 8 гыйнвар 1867 ел, Бостон, Массачусетс, АКШ9 гыйнвар 1961 ел) ― америкалы икътисадчы, пацифистка, 1946 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Эмили Грин Балч
ингл. Emily Greene Balch
Туган 8 гыйнвар 1867(1867-01-08)
Бостон, Массачусетс
Үлгән 9 гыйнвар 1961(1961-01-09) (94 яшь)
Кембриҗ, Массачусетс, Америка Кушма Штатлары
Күмү урыны Forest Hills Cemetery[d][1]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Брин-Мор көллияте[d], Чикаго университеты[d] һәм Веллсли көллияте[d]
Һөнәре педагог, икътисадчы, пацифист
Эш бирүче Веллсли көллияте[d]
Ата-ана
  • Фрәнсис Вернье Болч (әти)
Кардәшләр Francis N. Balch[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1946 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 [[commons:Category:Emily Greene Balch|Эмили Грин Балч
ингл. Emily Greene Balch]]
Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Эмили Грин Болч данлыклы адвокат һәм педагог Фрәнсис Вернье Болчның гаиләсендә икенче бала булып, 1867 елның 8 гыйнварында Бостонда дөньяга килә. 1889 елда ул Брин Мар колледжын тәмамлый һәм аннары ике ел Парижда, Сорбоннада белем ала. Бу уку дәверендә ул Франциянең ярлы катлауларына ярдәм итүгә багышланган тикшеренүен тәкъдим итә. АКШка кайткач, ул укуын Һарвард университетында һәм Чикаго университетында дәвам итә. Белем алуын ул 1896 елда Берлин университетында тәмамлый.

Шул ук елны Болч Уэллсли колледжында укыта башлый, һәм 1913 елда шул белем бирү йортында аңа икътисад һәм социология профессоры дәрәҗәсе бирелә. Эмили Грин Болч яхшы мөгаллим була һәм студентлар арасында ул бәян итүенең җиңел аңлашылуы, тормыш тәҗрибәсенең тирәнлеге, дәртлелеге һәм мескеннәргә ярдәм итүе белән дан казана. Болч хатын-кызларга сайлау хокукы бирү өчен; расалар тигезлеге өчен; балалар хезмәте өстендә катгый контроль һәм эшчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен хәрәкәтләрнең актив катнашучысы була. 1910 елда аның АКШтагы славян иммигрантларына багышланган «Our Slavic Felow-Citizens» дигән тикшеренүе нәшер ителә.

1915 елда Болч Америка делегациясе составында Гаагадагы Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнаша. 1918 елдан 1922 елгача Эмили Грин Болч Тынычлык һәм ирек өчен Халыкара хатын-кызлар лигасының сәркатип-казначысы итеп билгеләнә. 1926 елда ул оккупациядәге Гаитидагы социаль шартларны өйрәнә һәм Америка хөкүмтенә гаскәрләрен чыгарып, җирле халыкка җирне шәхси милек итеп тапшырырга тәкъдим итә. Икенче бөтендөнья сугышы елларында ул качакларга ярдәм итүдә катнаша. 1941 елда Перл-Харборга һөҗүм итү Болчның АКШ нейтралитетына карата фикерен үзгәртә һәм ул иленең сугышка керүен хуплый. Хиросима һәм Нагасакига атом һөҗүме ясалгач, ул атом-төш коралын тыю кирәклеге турында белдерә.

1946 елда Джон Мотт белән бергә, ул Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Эмили Грин Болч 1961 елның 9 гыйнварында 95 яшендә вафат була.

Сылтамалар үзгәртү


  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.