Эльмира Кәлимуллина
Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина (Elmira Rämil qızı Kälimullina(үле сылтама))(1988 елның 25 гыйнварында Түбән Камада туган) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруы икенче урыны иясе. Татарстанның атказанган артисты.
Эльмира Кәлимуллина | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина |
Туу көне |
25 гыйнвар 1988 (36 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Бүләкләр | |
Эльмира Кәлимуллина рәсми сәхифәсе |
«Голос» тапшыруында Эльмира Пелагея төркемендә катнашты. Эльмира Кәлимуллина үзенең чыгышында Беренче каналында татар телендә «Каз канаты» һәм «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарды. Финалга ике татар кызы — Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыктылар. Бөтен Россия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927282 кеше яклады (54,1%), Эльмира Кәлимуллинага 463697 (27,1%) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.
Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тапшыруда җиңгәннән соң Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә (30 декабрь, 2012)[1].
Эльмира Кәлимуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши.
Эльмира Кәлимуллина татар Рок-операсында «Алтын Казан» катнашты («Алтын Казан» рок-операсы), рок төркеме Alqanat белән җырлады ("Бушлык патшалары"), «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруында катнашты, татарча, урысча, инглизча («Тавыш» финалында португальча да) җырлый.
Искәрмәләр үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
- Эльмира Кәлимуллина ТВ-рәсми сәхифәсе
- Эльмира Кәлимуллина рәсми сәхифәсе 2012 елның 31 декабрь көнендә архивланган.