Электродина́мика – физиканың электромагнит кырын һәм аның электр корылмасына ия булган җисемнәргә тәэсирен (электромагнит тәэсир итешүе) өйрәнүче бүлеге. Электродинамика үз эченә электр һәм магнит күренешләре бәйләнешен, электромагнит нурланышын, электр агымын (алмаш) һәм аның электромагнит кыры белән тәэсир итешүен ала. Һәрбер электр һәм магнит үзара тәэсир итешү электромагнит кыры аша бара, шуңа күрә алар электродинамиканың өйрәнү өлкәсе булып торалар.

Электродинамика
 Электродинамика Викиҗыентыкта
⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Электродинамика термины астында күбрәк классик ( квант эффектларын үз эченә алмаган) электродинамика карала; электромагнит кырының һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүенең хәзерге квант теориясен аңлату өчен квант электродинамикасы термины кулланыла.

Классик электродинамиканың төп эше – электромагнит кырның сыйфатларын һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүен тасвирлаудан гыйбарәт. Бу тасвирлау, электр корылмасы, магнит кыры, электр кыры, электромагнит потенциалы кебек төп җисем һәм зурлыкларны аңлатудан башка, Максвелл тигезләмәләренә, Лоренц көче формулаларына барып тоташа. Шулай ук бу тасвирлау үз эченә энергия, импульс саклау һәм күчерү һ.б. кебек мәсьәләләрне дә ала.

Кайвакыт электродинамик эффект астында ( электростатикага каршы ) электромагнит кырының гомуми очрактагы тотышының статик очрактан аерылуын (мәсәлән, үзгәрүчән электр һәм магнит кырлары арасындагы динамик бәйләнеш) аңлыйлар.

Статик ( вакыт белән үзгәрмәүче, яки өстә әйтелгән "электродинамик эффект"ка игътибар итмәү мөмкин булырлык дәрәҗәдә акрын үзгәрүче) электр кырны һәм аның корылган кисәкчекләр белән тәэсирен физиканың аерым бүлеге – электростатика өйрәнә.

Электродинамиканың тагын бер аерым очрагы булып, даими токларны һәм даими магнит кырларын (кырлар вакыт үтү белән үзгәрми, яки алар игътибарга алмаслык итеп акрын үзгәрәләр) өйрәнүче магнитостатика тора.

Электродинамика физик оптиканың, радиодулкыннарның физик таралуының нигезендә тора. Ул шулай ук бөтен физиканы диярлек үтә, чөнки физиканың бөтен бүлекләрендә дә электр кырлары һәм корылмалары белән эш итәргә туры килә дип әйтеп була.

Электродинамика техникада бик зур әһәмияткә ия, һәм ул радиотехника, электротехника, элемтә һәм радионың төрле тармакларының нигезендә ята.

Тарих үзгәртү

1832 елда инглиз физигы Майкл Фарадей теоретик яктан электромагнит нурланышының барлыгын исбатлый.

1864 елда Джеймс Максвелл электромагнит кырының һәм аның корылмалары белән тәэсиренең эволюциясен тасвирлаган, «классик электродинамика»ның тулы тигезләмәләрен бастырып чыгара.

1895 елда Лоренц электромагнит кырының хәрәкәт итүче корылмаларга тәэсирен тасвирлап, классик электродинамикага әһәмиятле өлеш кертә.

XX гасыр урталарында иң төгәл физик теорияләрнең берсе – квант электродинамикасы барлыкка килә.

Моны да карагыз үзгәртү