Эдуард Успенский

Эдуард Николаевич Успенский (1937 елның 22 декабре, Егорьевск, Мәскәү өлкәсе2018 елның 14 августы, Мәскәү) — рус язучысы, драматург һәм сценарист, балалар китаплары авторы, телетапшырулар алып баручы.

Эдуард Успенский
Туган телдә исем рус. Эдуард Николаевич Успенский
Туган 22 декабрь 1937(1937-12-22)[1][2][3][…]
Егорьевск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 14 август 2018(2018-08-14)[4][5][6][…] (80 яшь)
Пучково[d], Поселение Первомайское[d], Троицк административ округы, Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе простата яман шеше
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү авиация институты[d]
Һөнәре сценаричы, шагыйрь, кинопродюсер, язучы, балалар язучысы, драматург, алыпбаручы, инженер, телеалыпбаручы
Сәяси фирка Гражданская сила[d]

 Эдуард Успенский Викиҗыентыкта

Ул уйлап тапкан популяр персонажлар арасында крокодил Гена һәм Чебурашка, эт Шарик һәм мәче Матроскин, Фёдор абый, хат ташучы Печкин, Тр-тр Митя[7], бертуган Колобоклар, гарантияле кешеләр.

Тормыш юлы үзгәртү

Эдуард Успенский 1937 елның 22 декабрендә Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә туа. Әтисе — Николай Михайлович Успенский (1903—1947), СБКФ ҮК аппараты хезмәткәре. Әнисе — Наталья Алексеевна Успенская (1907—1982), инженер-машина төзүче[8].

1961 елда «инженер» белгечлеге буенча Мәскәү авиация институтын тәмамлаган, шуннан соң өч ел ярым икенче Мәскәү приборлар төзү заводында эшләгән.

Студент елларында әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1960 елдан башлап «Неделя» газетасында һәм «Крокодил» журналында шигырьләр бастыра.

Феликс Камалов белән берлектә өлкән эстрада авторы буларак эшли башлый. 1965 елда артистлар А. Лившиц һәм А. Левенбук тәкъдиме белән алар профессиональ эстрада белән хезмәттәшлек итә башлыйлар.

Успенскийның «Фёдор абый, эт һәм мәче» Фёдор абый турындагы беренче китабы 1974 елда басылып чыга. Төп герой — алты яшьлек малай, бик мөстәкыйль булганы өчен Фёдор абый дип аталган. Китап буенча аз билгеле булган «Федор абый, эт һәм мәче» мультфильмы, шулай ук өч популяр мультипликацион фильм төшерелә: «Простоквашинодан өчәү», «Простоквашинода яллар» һәм «Простоквашинода кыш».

«Заветная мечта» премиясе жюри рәисе. Шулай ук 1986 елда яңадан торгызылган КВН югары лигасының беренче уеннарында жюри әгъзасы була.

Эдуард Успенский «Тыныч йокы, балалар!» «АБВГДейка», «Радионяня» тапшыруларын, шулай ук 2000 елда ТЭФИ премиясе белән билгеләп үтелгән «В нашу гавань заходили корабли» программаны оештыручыларның берсе[9][10].

2007—2008 елларда «Гражданская сила» сәяси партиясенең Югары Советына кергән[11].

2010 елда Успенскийга төп номинациядә «Ватан балалар әдәбиятындагы күренекле иҗади казанышлары өчен» Корней Чуковский исемендәге премия бирелә[12].

 
Троекурово зиратында һәйкәл

2011 елда ашказанының яман шешен җиңгән. 2017 елда аның простата бизе яман шеше табыла[13]. Соңгы елын инвалид-коляскада йөргән, Баден-Баденда дәваланган, Алманиядән дүртенче химиотерапия курсыннан соң кайта. 2018 елның 9 августында аңын югалта, табиблар аңа хастаханәгә дәваланырга тәкъдим итә, тик ул баш тарта һәм өйдә кала[14].

Эдуард Успенский 2018 елның 14 августында, 81 нче яшендә Мәскәкүнең Троицк административ округы Пучково авлында шәхси йортта вафат була[15][16]. Язучы белән хушлашу тантанасы 2018 елның 18 августында Мәскәүнең Үзәк әдәбият йортында узган. Троекурово зиратында җирләнгән[17].

Шәхси тормыш үзгәртү

Әтисе — Николай Михайлович Успенский (1903—1947), СБКФ ҮК аппараты хезмәткәре. Әнисе — Наталья Алексеевна Успенская (кияүгә кадәр — Дзюрова, 1907—1982), инженер-машина төзүче[8]. Абыйсы Игорь, эне Юрий (?—2020).

Беренче хатыны (1963—1980) — Римма (бергә МАИда укыганнар), карчык Шапокляк прообразы[18]. Кызы Татьяна (1968) — чәчтараш, «участокларны проектлау һәм дизайнлау» белгечлеге буенча Урман институтын тәмамлаган. Оныклары Екатерина һәм Эдуард[19].

Икенче (1980—2003) һәм дүртенче хатыны — Елена Борисовна Успенская (1960), төзелеш институтын тәмамлаган, телевидениедә, бинаны эксплуатацияләү бүлегендә эшләгән, Успенский мультипликацион студиядә эшләгән. Аерылышканнан соң Успенский үзенә беренче никахтан унике яшьлек кызын Татьянаны ала[20]. Тәрбиягә алган кызлар-игезәкләр Ирина һәм Светлана (1991 елның 25 ноябре), инвалидлар, ветеринарга укыганнар.

Өченче хатыны (2005—2011[21]) — Элеонора Николаевна Филина (1962 елның 28 апреле) «В нашу гавань заходили корабли» телепрограммасын алып баручы (1991—2011)[22], журналист, музыкаль мөхәррир, элегрәк укытучы һәм балалар психологы. 2011 елның октябрендә аерылышканнар[23].

Әсәрләр үзгәртү

  • Крокодил Гена һәм аның дуслары. — М., 1966, 1970
  • Гена Крокодил. — М., 1970
  • Һава шарлары. — М., 1971
  • Тылсымлы елга буенча аска таба. — М., 1972
  • Фёдор абый, эт һәм мәче. — М., 1974
  • Гарантияле кешеләр. — М., 1975
  • Тылсымлы елга буенча аска таба. — М., 1979
  • Крокодил Гена бизнесы (1992)
  • Гарантияле кешеләр кире кайта (2011)
  • Простоквашинодан өрәк (2011)

Пьесалар үзгәртү

  • Испан сериалы
  • Фёдор абый, эт һәм мәче (1976)
  • Гарантияле кешеләр (1979)
  • Кыз-укытучы (1983)
  • Простоквашинода Яңа ел
  • Галимнәр утравы
  • Кыш Бабайның ялы
  • Чуртан боерыгы турында
  • Ак фил югалуы
  • Колобоклар тикшерү алып бара

Иҗтимагый позиция үзгәртү

2014 елда «Дождь» телеканалына биргән интервьюсында Украинага карата Россиянең тышкы сәясәтен һәм үзәк каналларда Украинага каршы пропаганданы хөкемли:

«Елдан артык телевидение россиялеләрне Украинада фашистлар эшли, Кырым күптәннән Россиянеке, шуңа күрә без аны алабыз, ә Донбасста рус телле халык төрле репрессияләргә дучар ителә, анда рус телен тыялар һәм башкалалар дип ышандыра. Телевидение кадрларны күрсәтә, тамашачыларны моңа ышандыра: ирен ышандыра алмасалар, хатынын ышандыралар... Ә рус кешеләренә барысы да башкача уйлый торган коллективта ялгыз булу кыен»[24].
«Ил 10% акыллы һәм 90% тилеләргә бүленгән. Минемчә, мин 10% акыллыларга кагылам, чөнки Кырым белән булган бу вакыйга — иләмсез»[24].

Успенский күп еллар дәвамында үз персонажларына авторлык хокуклары өчен көрәшкән. Ул Чебурашка авторлык хокукларын раслый алган, үлеменә кадәр Юлия Слащева белән «Простоквашинодан өчәү» мультфильмы персонажларына авторлык хокуклары өчен көрәшкән.

Бүләкләр үзгәртү

  • 1991 — «Яхшы бала елы» повесте өчен язучы Элес де Грун һәм Эдуард Успенскийга А. Гайдар исемендәге премия һәм диплом тапшырыла.
  • 1997 — «Огонёк» журналы премиясе.
  • 1997 — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены[25].
  • 2005 — Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасының алтын медале[26].
  • 2010 — Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә «Сәер исемле кыз турында тарих» китабы өчен премия[27].
  • 2010 — «Ватан балалар әдәбиятында күренекле иҗади казанышлары өчен» номинациясендә Корней Чуковский исемендәге премия.
  • 2015 — тынычлык һәм кеше хокуклары өчен көрәшкән өчен Лев Копелев исемендәге премия.
  • 2015 — «Телегранд» милли премиясе — балалар телепрограммаларын булдыруга зур өлеш керткән һәм анимацион киноны үстерүдә зур казанышлары өчен.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  3. ČSFD — 2001.
  4. Eduard Uspensky, Creator of Soviet Cartoons, Dies at 80
  5. Babelio — 2007.
  6. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  7. трактор не совсем настоящий и не совсем игрушечный… Самый весёлый на заводе. Это опытная модель. Бензин ему не нужен. Работает он на продуктах.. әлеге чыганактан 2018-08-15 архивланды.
  8. 8,0 8,1 Эдуард Николаевич Успенский и его творчество. әлеге чыганактан 2013-04-05 архивланды.
  9. ЖАБ ЖАБЫЧ МЕТИТ В ПРЕЗИДЕНТЫ, А ПИСАТЕЛЬ УСПЕНСКИЙ — В ОПЕРУ (2004-03-25).
  10. Захват НТВ (2001-04-15).
  11. Высший Совет Партии Гражданская Сила//Архивная версия официального сайта партии Гражданская Сила, 2007
  12. Эдуард Успенский получил главную премию имени Корнея Чуковского, РИА Новости (2010-12-05). 29 сентябрь 2017 тикшерелде.
  13. Бывшая жена Эдуарда Успенского Элеонора Филина: "Я не изменяла, а не вынесла его тирании". КП в Украине (2018-05-16).
  14. Названа причина смерти Эдуарда Успенского — он скончался после долгой и безуспешной борьбы с раком желудка. NEWSru.com (2018-08-15).
  15. Умер Эдуард Успенский (рус.), РИА Новости (2018-08-15).
  16. В Москве скончался Эдуард Успенский (рус.), www.bbc.com/russian.
  17. Эдуарда Успенского похоронили на Троекуровском кладбище (2018-08-18).
  18. «По характеру он оставался ребёнком и хотел, чтобы его любили»: ушел из жизни Эдуард Успенский - папа Чебурашки и кота Матроскина. Знаменитый детский писатель, несмотря на успешную операцию в Германии, умер на 81-м году жизни [видео]. Комсомольская правда (2018-08-15).
  19. Коллега известного писателя: Успенский никогда не любил детей, но хотел стать похожим на Уолта Диснея. КП в Украине (2018-08-16).
  20. Эдуард Успенский отправил жену с дочками в глушь. Собеседник (2011-06-23).
  21. Прямой эфир 17.11.11 — Признания Элеоноры Филиной о разводе с Эдуардом Успенским | Прямой эфир с Андреем Малаховым. pryamoj-efir.ru.
  22. Отец Чебурашки, почтальона Печкина и кота Матроскина Эдуард УСПЕНСКИЙ: «Шапокляк — копия моей первой жены, а крокодила Гену я придумал в знак протеста» (2010-12-21). әлеге чыганактан 2019-08-09 архивланды. 2022-04-21 тикшерелгән.
  23. Эдуард Успенский отгрохал шикарный таунхаус (2012-10-12).
  24. 24,0 24,1 Создатель "Чебурашки": в России живет 10% умных и 90% идиотов, считающих что "Крымнаш" (2014-10-01).
  25. Биография Эдуарда Успенского
  26. Дом дружбы. әлеге чыганактан 2013-03-28 архивланды.
  27. Исторический форум «Мир истории»

Сылтамалар үзгәртү