Шри Сваминараян Мандир, Бһудҗ

Шри Сваминараян Мандир, Бһудҗ (Дэванагари: श्री स्वामिनारायण मंदिर, भुज) Бһудҗта Һинд дине гыйбадәтханәсе. Бу гыйбадәтханә (мандир) Сваминараян Сампрадайсы нигезләүчесе раббы Сваминараян тарафыннан нигезләнгән булган.[1][2]

Гыйбадәтханә
Шри Сваминараян Мандир, Бһудҗ
Шри Сваминараян Мандир, Бһудҗ
Шри Сваминараян Мандир, Бһудҗ
Төбәк / район Һиндстан, Гөҗарат, Кутч
Дин Нарнараян Дэв һәм Һарикришна Махараҗга табыну
Нигезләүче Сваминараян
Нигезләнгән 1823 елның 15 мае
Сайт [www.swaminarayan.faith Рәсми сайт]

Тарихы үзгәртү

 
Җир тетрәүдән өлешчә җимерелгән гыйбадәтханә
 
Гыйбадәтханәнең төп капкасы

Бу мандир Нарнараян Дэв Гади астында. Кутчның Бһуҗ төбәгеннән өлкән тугърылар Гангарамбһаи җетһи Сундарҗибһай, Җигнешварбһай һәм башкалар Ходай Сваминараян зиярәт кылган Фулдол фестивалена барганнар.[3]

Ходай Сваминараян Вайшнавананди Свамины изгеләр такымы белән Бһудҗга барырга һәм гыйбадәтханә төзергә сораган. Вайшнавананд Свами һәм аның юлдашлары изгеләр Бһудҗга 1822 елда барганнар, гыйбадәтханә җире янында палаткалар корганнар, гыйбадәтханәнең, комплексның планнарын ясаганнар, төгәл тәфсиллек белән планнарны башкарганнар һәм бер ел дәверендә НарНараян Дэвның сыену урыны гыйбадәтханәне төзегәннәр.[3]

Кутч төбәгендә Сатсанг Гуру Рамананд Свами тарафыннан таратылган булган. Ул Кутчта һәрдаим Бһудҗга һәм башка урыннарга барган.

Ходай Сваминараян Һиндстанның көнбатыш кушагында бу гыйбадәтханәне алкышлаган һәм үзе Нарнараян дэв потларын куйган һәм үз формасы - Һарикришна Маһараҗ гыйбадәтханәнең үзәк sanctum sanctorum-ында Ачарья Айодхьяпрасһадҗи маһараҗ тарафыннан куелган булган. Үзәк гөмбәздә Ходайның бу манифестацияләрдән башка, көнчыгыш гөмбәздә РадһаКришна Дэв, Һарикришна Маһараҗ һәм көнбатыш гөмбәздә Гһаншьям Маһараҗ утыра. Эчке гыйбадәтханәнең төп мәйданында Руп Чоуки - Ганапати һәм Хануман сурәтләре.

Гыйбадәтханәдә Акшар Бһаванда Сваминараянның тормышында кулланылган әйберләре саклана.

Гөҗарат җир тетрәве үзгәртү

 
Яңа гыйбадәтханә

2001 елның 26 январендә Гөҗәрат җир тетрәвендә Бһудҗ шәһәренең күпчелеге җимерелгән булган, Сваминараян Сампрадайга бәйле гыйбадәтханәне дә кертеп. Һиндстанда яшәүче Кутчның изгеләре һәм сатсангилары һәм чит илләрдә яшәүче сатсангилар бу урыннан якын урында яңа гыйбадәтханә төзергә уйлаганнар.[4][5]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Swaminarayan Temples. әлеге чыганактан 2008-05-18 архивланды. 2019-07-25 тикшерелгән.
  2. Williams, 2001, p. 29
  3. 3,0 3,1 Life and Faith of Swaminarayan: Bhuj - Kutch. әлеге чыганактан 2008-05-18 архивланды. 2019-07-25 тикшерелгән.
  4. Swaminarayan Temples: Bhuj. әлеге чыганактан 2008-05-18 архивланды. 2019-07-25 тикшерелгән.
  5. Someshwar, Savera R. 'We have to get on with our lives', Rediff (27 January 2002). 21 октябрь 2018 тикшерелде.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү