Шаһ (король; Юникод: ♔♚) — иң көчле булмавына карамастан, иң мөһим шахмат ташы. Шахмат партиясенең төп максаты — көндәшнең шаһына мат игълан итү.

Шахмат фигуралары
Шаһ
Вәзир
Тура
Фил
Ат
Пешка

Шаһ белән йөрү тәртибе үзгәртү

 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
Шаһның йөрү мөмкинлекләре
 
 
               
               
               
               
               
               
               
               
 
 
Шаһның йөрү мөмкинлекләре

Шаһ теләсә нинди күрше горизонталь, вертикаль яки диагональ буенча урнашкан шакмакка йөрергә мөмкин. Шаһ почмактагы шакмакта торса 3 кырга, такта кырыенда торса 5 кырга, калган шакмакларда торса 8 кырга һөҗүм итә.

Шуны да истә тотарга кирәк, шаһ куркыныч янаган (көндәшнең фигурасы һөҗүм иткән) кырга йөри алмый. Калган фигуралар кебек үзенең төсле фигурасы торган шакмакка да баса алмый.

Рокировка үзгәртү

 
Озын рокировка
 
Кыска рокировка

Рокировка — махсус йөрү ысулы, берүк вакытта шаһны ике шакмакка тура ягына, ә шул тураны шаһ узган шакмакка күчүе. Шаһ флангына ясалган рокировка кыска рокировка дип атала һәм 0-0 дип билгеләнә, вәзир флангына ясалган рокировка — озын рокировка дип атала һәм 0-0-0 итеп билгеләнә.

Рокировка түбәндәге шартлар үтәлгәндә генә ясалырга мөмкин:

  • шаһ һәм рокировка ясалачак тура әле бер дә йөрмәгәннәр;
  • шаһ һәм шул тура арасында башка бернинди дә фигура юк;
  • шаһка бернинди фигура да янамый һәм ул һөҗүм ителгән кырлар аркылы узмый.

Шаһка янау үзгәртү

Шаһка янау — көндәшнең фигурасы шаһка һөҗүм итүе. Бер үк вакытта көндәшнең ике фигурасы шаһка һөҗүм ясаса, бу шаһка икеләтә янау дип атала. Әгәр көндәш үзенең бер ташын күчергәч икенче ташы шаһка һөҗүм итсә, бу хәл шаһка ачылган янау дип атала.

Шаһны мәҗбүри рәвештән янаудан чыгарырга кирәк. Моны түбәндәге ысуллар белән эшләп була:

  • шаһны куркыныч янамаган кырга күчерү;
  • үзеңнең башка фигураң белән шаһны каплау;
  • һөҗүм иткән көндәшнең фигурасын оту.
  • шаһка икеләтә янаудан бары шаһны күчереп кенә котылып була.

Мат үзгәртү

Мат — уенчының шаһына көндәше һөҗүм иткән һәм ул берничек тә үзенең шаһын коткара алмый торган хәл, ягъни «шаһ үлүе». Мат игълан иткән очракларда уен үзенең шаһын коткара алмаган уенчының отылышы белән тәмамлана. Мат куелган очракларда уенчыларның сәгатьләре күпме вакыт күрсәтүе һәм тактада нинди ташлар калуы мөһим түгел. Күпчелек очракларда спорт практикасында уенның мат белән тәмамлануы сирәк очрый, чөнки, уенчылар үзләренең өметсез хәлен сизгәч, гадәттә, уйнамыйча җиңелүгә бирешә.

Пат үзгәртү

Пат — уенчының кагыйдәләрне бозмыйча йөрү мөмкинлеге булмаган һәм шул ук вакытта аның шаһына бернинди фигура да янамаган хәл. Мәсәлән, шаһка янатмыйча гына йөреп булмый, ә башка ташлар йөри алмыйлар, яисә алар бөтенләй юк.

Пат уенның уртак нәтиҗә белән тәмамлануын аңлата.

Шаһ шахмат партиясендә үзгәртү

Уен башында ак шаһ e1, ә кара шаһ e8 шакмакларына урнаша. Уен дебют өлешендә шаһ гадәттә йөрми, чыгарма булып башка ташларга юл ачыр өчен һәм шаһны үзен яхшырак саклар өчен ясала торган рокировка гына тора. Миттельшпильдә шаһка еш кына һөҗүм ясала һәм уен мат белән тәмамланырга да мөмкин. Эндшпильдә шаһның роле арта, ул пешканы вәзиргә әйләндерүдә булыша, көндәшнең пешкалары вәзирлеккә баруында каршы төшә. Шаһның уенда аерым роле булганга аны башка фигуралар белән сирәк чагыштыралар.