Шамил Якупов (1956)

рәссам (Казан, Татарстан, Россия)

Шамил Якупов, Шамил Камил улы Якупов (1956 елның 25 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай) ― рәссам, «Россия Рәссамнар берлеге» иҗтимагый иҗат берләшмәсенең Яр Чаллы оешмасы, «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый иҗат берләшмәсе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2017). 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге гъзасы.

Шамил Якупов
Туган телдә исем Шамил Камил улы Якупов
Туган 25 май 1956(1956-05-25) (67 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Адай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам―нәкышче
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Тышкы рәсемнәр
Картиналары.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 25 маенда Кукмара районы Адай авылында туган.

Казан сәнгать укуханәсен тәмамлаган (1980).

Яр Чаллы, соңрак Казан шәһәрләрендә эшли һәм иҗат итә.

Кайбер әсәрләре үзгәртү

 
Шамил Якупов. «Урман әкияте» (2018)

Рәссамның әсәрләре Татарстан Республикасы дәүләт музейларында һәм галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Сынлы сәнгатьнең пейзаж жанрына өстенлек бирә.

  • «Урман әкияте» (2018),
  • «Тынлык»,
  • «Алтын ат»,
  • «Туган як киңлекләре»,
  • «Истәлекләр»,
  • «Көртлекләр. Җырлар»,
  • «Өйгә»,
  • «Кышкы көн» һ. б.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү