Шамил Тимербулатов

Шамил Тимербулатов (Шамил Харис улы Тимербулатов) – композитор. Татарстанның (1995), Россиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (2013).

Шамил Тимербулатов
Туган телдә исем Шамил Харис улы Тимербулатов
Туган 25 сентябрь 1950(1950-09-25)
Татарстан, Казан
Үлгән 30 май 2013(2013-05-30) (62 яшь)
Казан
Яшәгән урын Имәнлек урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Җефет Сәрия Абдрахман кызы
Балалар кызлары Гөлнара, Гүзәл, ? [2]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2013)
Сайт http://shamiltimer.narod.ru/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Фуат Мансуров белән
 
Шамил Тимербулатов

1950 елның 25 сентябренда Казанда туган. Казанның Алтынчы балалар музыка мәктәбен (1967), Казан музыка укуханәсенең баян сыйныфын (1972), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов һәм Н. Җиһанов классы) (1977) тәмамлаган.

Иҗаты үзгәртү

Композитор үзенчәлекле, динамик иҗатында татар халык музыкасы традицияләренә таяна. Төрле жанрларны бергә уңышлы куша алу, үстерү осталыгы белән аерылып тора: татар фольклоры һәм джаз, ислам музыкасы һәм Европа классикасы, борынгы Көнчыгыш музыка традицияләре һәм заманча композитор техникасы. Иҗатында тема итеп милләт тарихы образларын һәм вакыйгаларын, татар халкы язмышын ала. Эстрада һәм балалар өчен музыка өлкәсендә дә эшли. Гөлшат Зәйнашева, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова сүзләренә җырлар язды.[3]

Әсәрләре үзгәртү

Хор һәм симфоник оркестр өчен үзгәртү

Симфоник оркестр өчен үзгәртү

Халык уен кораллары оркестры өчен үзгәртү

  • 1977 Баян һәм оркестр өчен концерт
  • 2001 «Өчпочмак» фантазиясе
  • 2002 «Карт өянке» фантазиясе
  • 2005 Балалайка һәм оркестр өчен концерт

Агач тынлы уен кораллары өчен үзгәртү

Виолончель һәм фортепиано өчен үзгәртү

Фортепиано өчен үзгәртү

  • 1972 Вариацияләр
  • 1979 Соната

Тавыш һәм фортепиано өчен үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1995 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2005 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2013 Тукай премиясе — Симфония № 5 («Җиңүнең хатын-кыз йөзе») өчен

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Алмазова Т. Шамил Тимербулатов. китапта: Композиторы Татарстана. М.: «Композитор», 2009. ISBN 9785852853196

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү