Шамакай — гадәттә Европа монархлары күңелен күтәрүче, мәзәкләр сүләүче кеше. Бүгенге көнге клоунга якын тора. Шамакайлар төрле төсле киемнәр һәм өч конуссыман бүлемнән торган баш киеме кигәннәр, ул өч бүлемнең һәркайсына кыңгырау эленгән була.

Уильям Меррит Чейз рәсемндә шамакай

Шамакай дип, шулай ук, начар, җыйнаксыз киенү аркасында кешеләрне көлдерүчеләрне дә атыйлар. Беренче вакытта шамакай дип кызык кешеләрне атаганнар. Бу термин хәзер мыскыллау буларак кабул ителә.

Шамакай һәм кәрлә антик чорлардан ук монархлар һәм байлар белән ияреп йөрүче булып тора. Аның гадәти киеме булып - ишәк колаклы, кыңгыраулы баш киеме, ясалма шут башы тагылган скипетр тора. Шамакай ахмаклыкның, тинтәклекнең тере сурәтләнеше булып та тора ала.

Моны да карагыз үзгәртү


Әдәбият үзгәртү