Шайтан - Киров өлкәсе Уржум районының көньягында, Уржум шәһәреннән 39 км ераклыкта урнашкан күл. Бу гидрогеологик типтагы геологик табигый һәйкәл . Күлнең уникаль күренеше - куаклар һәм кечкенә агачлар үскән күчеп йөрүчеутраулар .

Шайтан
 (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкКиров өлкәсе
РайонУржум районы
Мәйдан0,02 км км²
Иң зур тирәнлек12 м м
Шайтан (күл) (Русия)
Шайтан (күл) (Киров өлкәсе)

География үзгәртү

Күл Байса һәм Буя елгалары суларындагы зур бассейнда урнашкан. Күлнең мәйданы якынча 2 гектар, тирәнлеге 12 м га кадәр (25 м га кадәр дип бәяләүләр бар). Күл иңе 180 м, буе 240 м га кадәр озынча формага ия, җир асты сулары һәм явым-төшем белән туена. "Бушков урманы" тыюлыгының бер өлеше. Күлгә Индигойка авылыннан (якынча 2 км) җәяү яки коры һавада машина белән барып җитеп була. Күл өч яктан урман белән әйләндереп алынган. Күл яры - сазлык.

Килеп чыгышы үзгәртү

 
Шайтан күле

Күл карсттан килеп чыккан һәм суның сифоник әйләнеше белән аерылып тора: су әледән әле бернинди периодсыз җир өстенә ташып тора. Күлнең үзенчәлекле гидрологик режимы территориянең геологик төзелеше белән аңлатыла. Күл чокыры известьташ катламнарын каплаган делювиаль балчыкларга кереп тора, күп карст куышлыкларына үтеп керә һәм су белән тулган ярыклар өске сулыкны (11 м тирәнлектә) барлыкка китерә.

Түбәндә, ике метр тирәнлектәге катлам астында, басымлы артезиан суы булган икенче сулык бар. Бу ике офык арасында вертикаль карст скважиналары (понорлар) аша бәйләнеш бар.

Су чыгару үзгәртү

Карст скважиналарының булуы җир асты суларының сифоник әйләнеше феноменына бәйле, һәм аның фонтан булып атуына китерә: вакыт узу белән ләм һәм торфны утырып, тишекләрдә бөкеләр ясый, һәм артезиан сулары басымы аларны чыгарып җибәрә. Нәтиҗә - су атылып чыгу. Су чыгару кыска вакытлы фонтан формасында берничә метр биеклектә (10 м га кадәр) яки диаметры 1-1,5 м һәм биеклеге 1-4 м булган су баганасы формасында булырга мөмкин, бу күренеш берничә сәгать дәвам итә.

Су атылу бик сирәк, язгы көчле кар эрү вакытында һәм озак яңгырдан соң очрый, һәм бу вакытта күл тирәсендәге урманда тонык тавыш һәм кайтаваз яңгырый.

Йөзүче утраулар үзгәртү

Күл сплавина белән капланган. Ташу вакытында (еш кына яз көне), күлдәге су дәрәҗәсе күтәрелә, баткак ярлар өзелә, кечкенә агачлар һәм куаклар белән капланган йөзә торган утраулар барлыкка килә. Гадәттә күл өстендәге утраулар саны 20 гә җитә. Йөзүче утраулар күзгә күренмәскә дә мөмкин, алар, ярга кире килеп бәреләләр. Аларның иң зуры 3-4 кешене күтәреп тора ала. Җирле яшәүчеләр берничә утрауга атама да биргәннәр. Кайбер утраулар асты өскә әйләнеп, капланган.

Адашкан утрауларның килеп чыгышын аңлатучы легенда бар (бу теория хәзер расланмаган) [1] .

XIX гасыр башында күлдә мунчала ясау өчен юкә кабыгын батырганнар. Күл яры пычрак булганлыктан, моның өчен кечкенә саллар (башка аңлатмалар буенча, озын күперләр) төзелгән. Соңрак, тирәдәге юкә агачлары киселгәч, саллар су өстендә калган. Тора-бара алар өстендә калын гумус катламы барлыкка килеп, аларда үлән, куаклар, хәтта агачлар да үсә башлаган.

Атамасы үзгәртү

Йөзүче утраулар һәм су атылулары күлнең исемен билгелиләр. Җирле кешеләр күлдә явыз рух яши һәм ачуы чыкканда ул су фонтаннарын ыргыта, дип уйлаганнар. Борынгы заманнардан ук кешеләр Шайтанда балык тотмаганнар, хәтта суга якын да килмәгәннәр.

Күл янындагы аланда элек урманның хуҗасы - эре сәнәгатьче Мосоловныкы булган ике катлы зур агач йорт урнашкан була. Аның крәстияннәре урманны рөхсәтсез кискәнгә күрә, Мосолов урман сакчыларына браконьерларны акча белән түгел, ә Шайтанда коендыру белән җәзагаларга куша. Гаепләнүчене көймә белән чыгарып, ярга кадәр йөзәргә җибәрәләр. Урман кисү шунда ук туктый - кешеләр күлдән бик куркалар.

Күл исеме белән бәйле матур легенда бар.

Борынгы заманнарда бу өлкәдә хәзерге Мари халкының бабалары булган ике кабилә яшәгән, алар бер-берсенә дошман булганнар. Бер кабилә игелекле, якты аллага, икенчесе, киресенчә, рәхимсез Шайтанга - Кәрәмәткә табынган. Күл урынында, урман аланында, ике кабилә арасында хәлиткеч сугыш килеп чыга. Алар төне буе сугышалар, ләкин Шайтан адаштыра белә шул: таң аткач, якты алла кешеләре аның үзләре белән сугышуын ачыкладыйлар - сугыш кырында бер генә җиңелгән дошман да булмый, һәм үтерелгәннәрнең барысы да үзләренең кабилә уклары белән үтерелгән була. Хатын-кызларның күз яшьләре, зур кан күлдәвеге белән кушылып, сугыш кырында тапталган балчык чокырын тутыра. Җир бу авырлыкка каршы тора алмыйча ишелә, күл барлыкка килә. Андагы су кара кан кебек күренә, ләкин кулыңа алсаң, ул күз яшьләре кебек чиста. Шуннан соң явыз Шайтан бу күлгә кача, һәм аның ачуы чыкканда күлдәге су кайный башлый, су баганалары атыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Обычное в необычном. әлеге чыганактан 2007-10-12 архивланды. 2009-07-03 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү