Чүкеч (журнал)
Чүкеч — иҗтимагый-сәяси, әдәби-сатирик рәсемле журнал. 1906 елның 22 июненнән 1910 елның мартына кадәр Ырынбур шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Нәшир – Тимерша Соловьёв, мөхәррир – Тимерша Соловьёв, Мәхмүт Алмаев, Зариф Бәшири.
Чүкеч | |
Нигезләнү датасы | 22 июнь 1906 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
Гамәлдән чыгу датасы | 1 март 1910 |
Карикатуралар рәссамнар Орлов, Романов, графиклар Л.Мостафин (псевдоним «Л.М.»), А.Иделбаев (псевдоним «А.И.») тарафыннан ясала, яки башка басмалардан, шул исәптән «Мелла Насреддин» әзәрбайҗан сатирик журналыннан күчереп бастырыла.[1]