Чулпан Әхмәтова

шагыйрә, журналист, дәүләт хезмәткәре

Чулпан Әхмәтова, Чулпан Шәрип кызы Әхмәтова, әдәби тәхәллүсе Таңчулпан (1966 елның 17 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Бишкүмәч) — шагыйрә, журналист, дәүләт хезмәткәре. Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Таңчулпан
Чулпан Әхмәтова

Тугач бирелгән исеме: Чулпан Шәрип кызы Әхмәтова
Псевдонимнар: Таңчулпан
Туу датасы: 17 декабрь 1966(1966-12-17) (57 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Бишкүмәч
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, журналист, дәүләт хезмәткәре
Иҗат итү еллары: 2000—х. в.
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Бүләкләр: Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1966 елның 17 декабрендә Татарстан АССР Актаныш районының (хәзер юкка чыккан) Бишкүмәч авылында сигез балалы гаиләдә туган. Балачагы Киров авыл җирлегенә керүче Олыймән авылында үткән. Башлангыч белемне районның Тәкмәк, төп белемне Югары Яхшый, урта белемне Киров бистәсе мәктәпләрендә алган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1989). Студент елларында КДУның (Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән) «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри, шигырьләре Казанда вакытлы матбугатта басылып килә.

Хезмәт юлын ТР Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгының «Культура быта» газетасында башлый, анда тәрҗемә бүлеген җитәкли. 19921997 елларда «Шәһри Казан» газетасында: хәбәрче, соңрак икътисад бүлеге, фән һәм мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1997 елдан ТР Дәүләт Шурасының Матбугат үзәгендә, анда әйдәүче референт хезмәтен башкара. ТР Дәүләт Шурасы аппаратының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлегендә Баш белгеч (ММЧ вәкилләре белән эшләү өчен җаваплы — ТР Дәүләт Шурасы белән җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы хезмәттәшлекне тәэмин итә)[1]. 1997 елда «Татарстан» телеканалында «Татарстанның Дәүләт Советында» дип аталган сәяси-иҗтимагый тапшыру оештыра, беренче редакторы һәм алып баручысы була.

2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыргый чәчәк» исемле китабы басылып чыга. Лирик-фәлсәфи шигырьләрендә хатын-кыз күңеленең сөю-мәхәббәттәге романтик хыял-омтылышларын, сөенеч-шатлыкларын, югалту сагышларын чагылдыра[2]. 2003 елда балалар өчен язылган «Зилә белән Индираның урманга сәяхәте» исемле әкият-китабы басылып чыга.

«Татарстан» телеканалының Таңчулпан иҗатына багышланган махсус тапшырулары:

  • 1992 (автор-режиссер — Зөлфия Нәзирова)
  • 1994 (авторы — Айдар Гыймадиев)
  • 2001 (авторы — Әнзия Ханнанова)

Төп басма китаплары үзгәртү

  • Кыргый чәчәк: шигырьләр. К.: ТКН, 2000. – 111 б. – 2000 д.
  • «Зилә белән Индираның урманга сәяхәте»[3]. К.: ТКН, 2011. ISBN 978-5-298-01962-0

Гаиләсе үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Фотосурәтләре.

Әнисе Тәрҗемә, кыз туганнары Гөлнур, Фәридә, Әнисә.... Кызы Зилә[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ягъсуф Шәфыйков. Танчулпан – журналист, поэт и государственный служащий. Китапта: Актаныш – начало пути. К.: «Слово», 2010, 187-189нчы бит. ISBN 978-5-98356-105-2
  2. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү