Чукырлар (лат. Loxia) — тау чыпчыгы кошлар семьялыгының кошлар ыругы. Аларның чалыш томшыгы һәм ябышкак теле ылыслы агачларның күркәләреннән орлыкларын чыгаруга җайлашкан. Уңышлы елларда кышын да бала чыгаралар. Ауразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африканың ылыслы урманнарында очрыйлар.

Чукырлар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Loxia L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Carduelinae[d][1]
 Чукырлар Викиҗыентыкта

Төрләр үзгәртү

Татарстанда чыршы чукыры, нарат чукыры һәм ак канатлы чукыр очрый.


  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2007.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2