Чистай күппрофильле көллияте

Чистай күппрофильле көллияте, «Чистай күппрофильле көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1], рус. Чистопольский многопрофильный колледж2015 елдан Чистай шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Көллият директоры (2015 елдан) — Еремеева Ольга Александровна.

Чистай күппрофильле көллияте
Элеккеге исемнәр Чистай педагогика көллияте (1915-2015) Чистай политехника көллияте (2008-2015)
Нигезләү елы 2015
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Чистай
Адрес 422980, Татарстан, Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 78.
Сайт https://edu.tatar.ru/chistopol/org6230/page950461.htm
Көллият бинасы

Кама Тамагы районында филиалы бар[2] (422826, ТР, Кама Тамагы районы, Затун эшчеләр бистәсе, Куйбышев ур., 4А). Уку-укыту биналары Тәмте авылында һәм Затун шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан.
Филиал җитәкчесе — Беляков Евгений Владимирович.

Тарих үзгәртү

Һөнәрләр үзгәртү

  • Моторист (машинист)
  • Судно электригы
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыру)
  • Тегүче
  • Матрос
  • Парикмахер
  • Повар, кондитер
  • Сатучы, контролер-кассир
  • Слесарь (механик җыю эшләре) (коррекция мәктәбен бетергән ир балалар өчен)
  • Тегүче (коррекция мәктәбен бетергән кыз балалар өчен)

Белгечлекләр үзгәртү

  • Мәктәпкәчә тәрбия
  • Өстәмә белем педагогы
  • Гамәли информатика (тармаклар буенча)
  • Гомуми туклану продукциясе технологиясе
  • Парикмахер сәнгате
  • Суднолар йөртү

Филиалда белгечлекләр үзгәртү

  • Судно мотористы
  • Повар-кондитер
  • Умарта корты караучы
  • Авыл хуҗалыгы тракторист-машинисты

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Көллиятнең Устав буенча рәсми атамасы
  2. «Татарстанның электрон мәгарифе» порталында(үле сылтама)
  3. 1915 елда Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч нигез салынган
  4. ТР министрлар кабинеты карары N 98 02.12.2014
  5. Газета сайты