Чиләбе метеориты вакыйгасы

Чиләбе янындагы метеорит шартлавы 2013 елның 15 февральдә сәгать 9:25тә (Мәскәү вакыты буенча — 7:25) килеп чыккан. Метеорит Чиләбе шәһәр өстеннән 30-50 километр югарылыкта шартланган.[2]

Чиләбе метеориты
Төшү урыны

Чиләбе өлкәсе

Ил

Россия байрагы Россия Федерациясе

Урын
Масса, г

10 мең тоннга кадәр[1]

Комментарий

1200га якын кеше яраланган.

Бәрмә дулкыннан барлыгы 1200га якын кеше яраланган.[3] Метеорит төшүдән иң зур зыянны Еманжелинск, Копейск, Коркино, Южноуральск, Чиләбе, Эткүл шәһәрләре күргәннәр.

Метеоритның һава катламына кереп көчле балкыш белән януын Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәсе, Башкортстанда, Казакъстанның төньяк өлешендә һәм Идел буе федераль бүлгесендә кайбер урыннарда да күргәннәр.[4]

Метеорит Чибәркүл шәһәре янындагы Чибәркүл күленә төшкән.[5]

Тышкы видеофайллар
Метеоритның атмофера аша очышы
шаһит төшергән, Каменск-Уральский, Свердловск өлкәсе
Свердловск өлкәсе, 32 сек
Чиләбе
Чиләбе
видео, Екатеринбург

Галерея үзгәртү

Фотосүрәтләр үзгәртү

Видео үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү