Чикерткәле татар халык уены.

Чикерткәле
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
спорт залы, урам
Физик активлык
югары

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар санамыш ярдәмендә чикерткә тотучы сайлап куялар. Ул сыңар аягында уртада басып тора. Калганнары да сыңар аякта аның тирәсенә тезеләләр. Чикерткә тотучы ничек тә булса «тыраклап» килеп аларның аягына басарга тырыша. Ә чикерткәләр, бастырмаска тырышып, читкә тайпылалар. Әгәр дә тотучы берәрсенең аягына баса алса, чикерткә тотылган санала. Ул уеннан чыга. Иң соңгача аягына бастырмаган чикерткә җиңүче була.

Чыганаклар үзгәртү