Чигү – декоратив иҗатның бер төре. 
    Татар хатын-кызлары балачактан ук чигәргә өйрәнгәннәр, кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр. 
    Чигү өчен төрле тукымалар – үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар: ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтын сыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, ал, сирәгрәк кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр. 
    Чигү осталары тамбур яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар – чылбырлар ясап баруга кайтып кала. 
    Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. 
    Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сүрәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә. 

Чыганак: Н.Сергеева "Тылсымлы бизәк = Магия узора" китабы.