Чад (фр. Lac Tchad, ингл. Lake Chad, гарәпчә Бар-эс-Салам) — Үзәк Африкадагы тын реликт күле.

Чад
Сурәт
Күлгә коючы елгалар Шари[d], Логон[d], Комадугу-Йобе[d] һәм Ngadda River[d]
Су җыю бассейны Чад бассейны[d]
Бассейн мәйданы 2 381 635 км²
Дәүләт  Чад
 Камерун
 Нигерия
 Нигер
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 100 метр
Мирас статусы Рамсар җире[d], Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d], Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d] һәм Бөтендөнья мирасы алисемлегенә керә торган объект[d]
Вертикаль тирәнлек 10,5 метр
Мәйдан 1540 км²
Күләм 6,3 кубический километр[1]
Периметр 650 km
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (v)[d], (x)[d], (vii)[d], (ii)[d], (iii)[d] һәм (ix)[d]
Карта
 Чад Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Чад, Камерун, Нигер һәм Нигерия территорияләренең чигендә Сахара чүллегенең Чад упсалында урнашкан. Бик сирәк булган аномаль күл күләменең күтәрелүе вакытында су Бахр-әл-Газаль елгасы үзәне буйлап ага башлый.

Күл бассейнының мәйданы якынча 1 млн км², шуның якынча 700 мең км² мәйданы Шари елгасы бассейнына туры килә.

 
2001 елгы Җирнең ясалма юлдашы фотосурәте. Күк —су өсте, яшел — үләннәр. Югарыда — 1973, 1987 һәм 1997 еллардагы фотосурәтләр.

Чад күле аз сулы. Уртача тирәнлеге якынча 1,5—2 м.Кушылдыклары: Шари, Мбули (Мбулу), Комадугу-Йобе. Күлнең көнчыгыш өлешендә Будума, Карка һәм Кури утрау төркемнәре урнашкан. Чад күленә 179 төр балык тереклек итә. Чад күле — төбәктә мөһим су чыганагы булып тора. Күлдә балык тоту үсеш алган. Шари һәм Комадугу-Йобе елгаларының тамаклары арасында суднолар йөри.

1960 нчы еллардан алып күл мәйданы кими баруы күзәтелә. 1963 елда күлнең мәйданы — 25 мең км², 1973 елда — 15,4 мең км², 1982 елда — 2,3 мең км², 1994 елда — 1,7 мең км². 1980 елларда һәм 1990 нчы еллар башында ирригация өчен күлнең суын куллану 4 тапкыр арта.

2006 елга Чад күле 26 тапкыр азайган һәм кибүен һаманда дәвам итә.

Соңгы мең еллыкта Чад күленең җиденче тапкыр кибүе турында билгеле. Конго бассейны елгасы Убангиданкүлгә суүткәргеч проектлары төзелә.


Әдәбият үзгәртү

  • Barth, «Reisen und Entdeckungen in Nord - und Centralafrika» (Гота, 1855-58);
  • Beadle L. С., The inland waters of tropical Africa, L., 1974.
  • Nachtigal, «Sahara und Sudan» (Б. и Пц., 1879-89).
  • Дмитревский Ю. Д. Внутренние воды Африки и их использование.. — Ленинград: Гидрометеоиздат, 1967. — 380 с.
  • Дмитревский Ю. Д., Олейников И. Н. Озера Африки. — Ленинград: Гидрометеоиздат, 1979. — 184 с. — 35 000 экз.
  • Чад // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Чад // Большая советская энциклопедия: В 66 томах (65 к. и 1 доп.) / Гл. ред. О. Ю. Шмидт — 1-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1926-1947.

Сылтамалар үзгәртү

  1. https://wldb.ilec.or.jp/Lake/AFR-02