Өрәңге

үсемлекләр гаиләсе
(Чаган битеннән юнәлтелде)

Өрәңге (яки чаган, лат. Ácer) — элек өрәңгеләр, хәзер сапиндлар гаиләлегенә керүче агачлар һәм куаклар ыругы. Төньяк Америкада, Азияда һәм Аурупада киң таралган.

Күпчелек агачларның биеклеге 10-30 м, ә куаклары исә 5-10 метр чамасы. Гадәттә яфрак коючан, бары Урта диңгез буенда үсүче берничә төре генә мәңге яшел.

Таралуы үзгәртү

Якынча 150 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. ТРда 6 төре бар. Гиннал яки елга буе өрәңгесе (A. ginnala), Көнбатыш Кама алдында декоратив үсемлек буларак үстерелә; татар чаганы (A. tataricum) — Идел алдында, ара-тирә кыргыйлана; яшел кабыклы өрәңге (A. tegmentosum) һәм башаклы өрәңге (A. spicatum) Раифа урманчылыгында интродукцияләшкән; Америка өрәңгесе (A. negundo), очлы яфраклы өрәңге (A. platanoides) катнаш һәм киң яфраклы урманнарда үсәләр. Өрәңге Канада мәдәниятында киң таралган.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

20 м га кадәр биеклектәге бер һәм ике өйле агачлар һәм 6 м га кадәр биеклектәге зур булмаган куаклар. Тамыр системасында өске горизонталь тамырлар өстенлек итә. Яфраклары каршыдаш, сабакчалы, гади яки каурыйсыман катлаулы. Чәчәкләре вак, күпчелеге саргылт-яшел, ике яки бер җенесле, калканчык яки чук чәчәк төркемендә; башлыча, яфраклар күренгәнче яисә алар белән бер вакытта, иртә язда чәчәк ата. Өлгереп җитмәгән җимешләре ике канатлы җимешчектән тора, алар исә өлгергәннән соң аерылалар һәм берәмләп коелалар. Һәрбер җимешчектә (аның киң өлешендә) яссы түгәрәк бер орлык була. Август-сентябрьдә өлгерәләр. Орлыктан һәм вегетатив юл — төптән чыккан үсентеләрдән үрчиләр. Күләгәгә чыдам һәм яктылык яратучы агач. Һаваның дымлылыгы артканда, агач «елый» (кагыйдә буларак, яңгыр яварга берничә сәгать кала). Өрәңге 150–200 ел яши.

Кулланылыш үзгәртү

Халык медицинасында очлы яфраклы өрәңгенең яшь яфраклары үт кудыру, антисептик, ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Өрәңге — урман барлыкка китерүче кыйммәтле токым.

Барлык төрләре дә бал бирүче.

Орлыклары белән имәнборыннар, чукырлар һәм башка урман кошлары туклана.

Өрәңгенең кайбер төрләренең үзагачын җиһаз һәм музыкаль инструментлар ясау өчен, агач эшендә, төзелештә файдаланалар.[1].

  1. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/spe