Цинна (лат. Сinna) - кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. [3] [4] [5]

Цинна
Халыкара фәнни исем Cinna L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон кыяклылар
Таксономик төр C. arundinacea[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3)[d]

 Цинна Викиҗыентыкта

Таралуы үзгәртү

4 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында һәм Көньяк Америка тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — киң яфраклы цинна (С. latifolia), Кама алдында очрый. Күләгәле ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә.

Ботаник тасвирлама үзгәртү

60-130 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, шома. Яфраклары киң кыяк, озын. Чәчәк төркеме – кытыршы иенке ботакчыклы җәенке себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.

Куллану үзгәртү

Терлек азыгы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[6]

Төрләр үзгәртү

  • Cinna arundinacea - көнчыгыш Канада, көнчыгыш һәм үзәк АКШ
  • Cinna bolanderi - Боландер агачлары - үзәк Калифорния (Фресно, Туларе, Марипоса округлары)
  • Cinna latifolia - Норвегиядән Япониягә һәм Магаданга кадәр Төньяк Евразия; Канада; төньяк һәм көнбатыш АКШ
  • Cinna poiformis - Мексика, Үзәк Америка, Венесуэла, Колумбия, Перу, Эквадор, Боливия [7] [8]

Искәрмәләр үзгәртү