Хәсән Габдрахман улы Шабанов — татар шагыйре.

Хәсән Шабанов
Туган телдә исем Хәсән Габдрахман улы Шабанов
Туган 1901(1901)
Пенза өлкәсе, Мачали
Үлгән 1956(1956)
Казан
Яшәгән урын Островски урамы[1]
Милләт татар
Һөнәре галим, шагыйрь
Җефет Гарифә
Балалар Марат, Илдар, Роза, Суфия
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Хәсән Шабанов хәзерге Пенза өлкәсенең Мачали авылында туган. Атасы үлеп, Хәсән 1916 елда Әстерханга китә. Пристаньдә йөк ташучы булып эшли. Гражданнар сугышында катнаша, ул туктагач, туган авылына кайта. 1923 елда ул авылда мәктәп оештыра. 1924 елдан ул дүрт-еллык булып эшли, 1930 елдан - җиде еллыкка әверелә. Халык аны беренче күмәк хуҗалыкның рәисе итеп сайлый. Гарифә исемле кызга өйләнеп, дүрт балалары туа.

1932 елда Хәсән Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Дипломын алгач, Хәсән Казандагы №80 татар мәктәбен җитәкли. Мәктәптән шәһәр мәгариф бүлеге мөдире итеп күчерелә. 1939-1941 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Сугыш башлангач, Х.Шабанов Ютазы районына, МТС сәяси бүлегенә эшкә җибәрелә. 1943 елда фронтка җибәрелә. Өлкән лейтенант Шабанов Берлинга кадәр җитә. Җиңүнең икенче көнендә аны снайпер яралый. Озак вакыт хастаханәләрдә ятып, 1945 елның ноябрендә өенә кайтарыла. 1946 елның гыйнварында гаиләсе белән Казанга кайта. Хәсән Шабановны Татарстан китап нәшриятына өлкән, аннары баш редактор итеп куялар. Ул елларда аның шигъри сәләте яңадан ачыла. Ул балалар өчен берничә җыентык чыгара.

Иҗаты үзгәртү

Мәктәпләр өчен татар әдәбияты дәреслекләренә кергән «Китап» шигыре авторы:


  Кадерлә син китапны.

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

Көн дә укы син аны:

Китап - якын дустың ул.

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул!

 

Җыентыклар үзгәртү

  • «Күңелле балалар» (1951)
  • «Идел акчарлаклары» (1953)

Сылтамалар үзгәртү

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.