Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла[1] (1895 елның 25 ноябре, Актук, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе - 1988 елның 6 октябре, Хельсинки, Финляндия[2]) - фин татары җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, татар телле язучы, журналист. Ул китапларын үз нәшриятында татар телендә бастырып бушлай тарата торган була.[3]

Хәсән Хәмидулла фин. Hasan Hamidulla
Туган телдә исем Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла
Туган 25 ноябрь 1895(1895-11-25)
Актук, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 октябрь 1988(1988-10-06) (92 яшь)
Хельсинки, Финляндия
Милләт татар
Ватандашлыгы Финляндия Финляндия
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе, язучы
Җефет Гөлсөм
Балалар Таһирә, Үмәр

Биографиясе үзгәртү

 
Гаилә.

Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла 1900 елның 25 ноябрендә Түбән Новгород губернасының Сергач өязе Яңапар (Актук) авылында туган. Авыл мәдрәсәсендә белем ала.

Хәсән Хәмидулла гаиләсе Бөек Финляндия кенәзлегенә Түбән Новгород губернасы Актук (Яңапар) авылыннан 1915 елда күченеп килә. Аның бабасы исә Финляндиядә 1860 еллардан бирле яши торган була. Гаилә 1923 елга кадәр Терийоки шәһәрендә, соңыннан Оулу һәм Кеми шәһәрләрендә яши. Букча кибете тота. 1925-1927 елларда Төркиядә хәрби хезмәттә булып кире Финляндиягә кайта. Хәмидулла дистә еллар дәвамында Кемида электротехник һәм радиотехник бизнес белән идарә итә, ул сугыш вакытында шулай ук фин һәм немец армияләрен электр җиһазлары, батарейлар һәм двигательләе белән тәэмин итә.

1950 елдан Хәмидулла Хельсинкида яши һәм Tehowatti исемле кечкенә кибет тота.[3] 1980 нче елларда аның электр энергиясе җитештерү буенча үз бизнесы була.[4]

Ул шулай ук фин Ислам җәмгыятенә йогынты ясаучылардан була.[5] Үз гомере эчендә ул Мәккәгә ике хаҗ кыла.[4] 1988 елның 6 ноябрендә вафат була.

Әдәби эшчәнлеге үзгәртү

Үзенең туган теленнән тыш Хәмидулла фин, швед, гарәп, гус һәм төрек телләрендә сөйләшкән. 1925 елда ул әдәби эшчәнлеген Кемидәге «Mägrifät» татар телле газетасының унике томын нәшер итүдән башлый. Хәмидулла үз нәшриятында күп еллар дәвамында, тарих һәм мемуарлардан башлап, Ислам дини әдәбиятына кадәр, үзе язган күп санлы китаплар һәм брошюралар бастырган. Ул шулай ук пьесалар һәм шигъри җыентыклар кебек нәфис әдәбият язган. 1943-1977 елларда «Шимал очкыннары» журналын чыгара.

Актук авыл тарихын («Yañapar tārhihi», 1954), татар мәкальләре һәм халык җырлары җыентыкларын әзерли. 1943 елда Хәмидулла Кемида 1897 елда нәшер ителгән 20 000 данәдә гарәп телле Коръән басмасын чыгара. Ул Кызыл Армиянең Финляндия һәм Германиядәге мөселман солдатлары арасында таратыла. Коръәннең икенче басмасы 1969 елда басыла. Хәмидулланың иң беренче басмалары гарәп хәрефләре белән язылган, әмма соңрак ул гарәп һәм латин алфавитлары белән бер үк текстны кабул итә. Ул 1970 еллар ахырына кадәр актив рәвештә басма эшен дәвам итә, шулай ук фин телендәге «Nyyrikki» журналы өчен дә мәкаләләр язган. Үзенең мәкаләләрен, әдәби әсәрләрен фин теленә тәрҗемә итеп бастырган.

 
Хельсинкидагы кабер ташы.

Х.Хәмидулла 1985 елны Финляндия язучылар оешмасына кабул ителә.

Хәмидулланың хатыны Гөлсөм һәм балалар Үмәр һәм Таһирә иде.[6]

Хәмидулланың туганы Садретдин Бәдретдин улы (Садри Хәмит) шулай ук талантлы язучы иде.[7]

Эшләре үзгәртү

Тарих, хатирәләр һ.б.

  • Yañapar tarïhï : Aktukin kylän historia : 1667–1919 (Helsinki, 1954).
  • Nik alay? Yazuçïnïn üz tärğümä-i ḥālendän 1-7. Finlandiyä möselmanlarïnïn tāriḫ materiallarï / Miksi niin? Kirjoittajan oma elämänkerrasta osat 1-7. Aineksia Suomen muslimien historiaan. (Helsinki 1962-1977).
  • Ḥāğğ ḥāṭiräläre / Hac hatırelerı / Pyhänmaan muistoja 1-2 (Helsinki 1968-1971).
  • Baṣïlmïyča qalganlar / Basılmıçe kalganlar ("Painamatta jääneitä").
  • Ḥasan Niẓāmeddīn Ḥamīdullāh äsärläre / teokset 1-5.
  • İsem könläre kalindarï / Isım könläre kalendarı / Musulmaanien nimipäiväkalenteri (Kemi 1948).
  • Finlandiyä möselmānlarïnïñ telefon kataloġï / Telefon katalogı / Suomen musulmanien puhelinluettelo (1971-1972, 1974, 1977, 1980).
  • Tellär tārīhï / Teller tarıhı / Kielten yleistä historiaa. Hamidullan uusintapainos Kazanissa 1909 ilmestyneestä vihkosesta (Helsinki 1960).

Журналлар

  • Mä'rifät / Mägrifät ("Valistus") 1 - 12 (Kemi 1925)
  • Šimāl očqonlarï / Šimāl ocqonlarï / Şimal oçkunları / Revontulet 1945 -1977. Kahdeksan numeroa, ensin Kemissä (1-2) ja sitten Helsingissä.

Хикәяләр

  • Yoldozlarġa säyāḥat / Yulduzlarga seyehat / Retki tähtiin (Kemi 1947).
  • Täqdīr qaršïnda. Berenče dönya ṣuġïšï vāqï`alarïndan. / Tekdir karşında / Tuomion edessä. Kertomus ensimmäisen maalmansodan ajoilta (Helsinki 1950).
  • Möhāğïr bäḥete (Mohacır behıtı / Pakolaisen onni (Helsinki 1953).

Шигърият, театр, мәкальләр

  • Ḥayrülnisā / Haırünnisa (Kemi 1943).
  • İlhām yimešläre / Ilham yımışlerı / Lahjan hedelmät 1 - 9 (1925-1945) - ilmestyivät Helsingissä 1969-1970.
  • Tormoš moñlarï. Ši'ir / Tormuş moñları. Șıyirlar ("Elämän murheet. Runoja") Helsinki 1973.
  • Vaẓï'yät ečendä / Vaziyet içinde. Şiyırlar. ("Tilanteen mukaan. Runoja") Helsinki 1973.
  • Yöräk ärnüläre. Ši'irlar / Yörek Ernülerı ("Sydän suruja") Helsinki 1980.
  • Borongï kartlar süze / Burungı kartlar / babaylar süzı / Vanhoja sanaparsia. Helsinki 1951, 1977.
  • Tatar halïq ğïrlarï häm moňlarï 1 / Tatar halik moňları 1 ("Tataarien kansan lauluja ja sävelmiä 1") Helsinki 1975.
  • Özölgän ömid / Özülgen ömid / Katkennut unelma on 5-näytöksinen draama. Helsinki 1960.
  • Behitsizlär ("Onnettomat") Helsinki 1973.
  • Mökter babay ("Mökter pappa") Helsinki 1973.
  • Qaraq / Karak ("Varas") Helsinki 1974.
  • Aldïm birdem / Aldïm birdım ("Avioliittosopimus") Helsinki 1976.

Дин

  • Kälām-i šärif: Qur'ān-i kärīm / Kur'ani Kerim (Kemi 1943, toinen versio Helsinki 1969).
  • Täfsīr-i No'mānī ("Nu'mānin kommentaari") Helsinki 1958.
  • Yaña īmān šartï häm belemleklär / Yaña iman şartı hem blımkler / Uskonnon ehdot - İsm-i e'aẓam / İsmü eazam ("Ylevin nimi") Helsinki 1955, 1968.
  • Vaq sürälär häm do'ālar / Uak Süreler hem Doalar / Rukouksia. Ğom'a ḫoṭbalarï 1 / Cuma hotbaları 1 / Perjantaisaarnoja (Helsinki 1973).
  • Vä'azlar - ḫoṭbalar. Ğom'a ḫoṭbalarïnïñ dävāmï / Veazlar Hotbalar. Cuma hotbalarının 2 - 6 (Helsinki 1974).
  • Yāsīn-i šärif / Yasın / 36:s Süre (Koran) ("YS", Koraanin 36. suura) Helsinki 1966.
  • Yāsīn-i šärif / Yasın şerif (Helsinki 1975).
  • Namaz ("Rukous") Helsinki 1973.
  • Täübä do'āsï / Tevbe doası ("Katumusrukous") Helsinki 1975.
  • Latinča döröst uqur öčön namāz süräläre / Latinča döröst ukïr öçön Namaz syreler (Ramazan ayï ḥörmätenä / "Ramazan kuun kunniaksi") Helsinki 1976.
  • Täbärek. El-mülk süräse / Tebarek. Kor'an: Elmük sürese ("Surat al-mulk. Valtiuden suura") Helsinki 1978.[8]

Чыганаклар үзгәртү

  • Harry Halén, Suomen tataarit [The Finnish Tatars.] ln: Suomi-Maa, kansa,kulttuuri. Laura Kolbe & Markku L,öytönen, eds. Helsinki: Suomalaisen Kirjallisuuden Seura, 1999, pp. 327–344.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://kansallisbiografia.fi/kansallisbiografia/henkilo/9752
  2. Hasan Hamidullan kuolinilmoitus(үле сылтама) (maksullinen artikkeli) Helsingin Sanomat 8.10.1988, HS Aikakone. Viitattu 23.5.2018.
  3. 3,0 3,1 Hamidulla, Hasan (1895–1988). Kadriye Bedretdin. 17.8.2010 (päivitetty 29.1.2020)
  4. 4,0 4,1 Ilkka Malmberg: Hamidullan ”kultakaivos” löytyi Suomesta(үле сылтама) (maksullinen artikkeli) Helsingin Sanomat 2.6.1982, s. 16, HS Aikakone. Viitattu 23.5.2018.
  5. Suomen Islnm-seurakuntø 1925-1975. [The Finnish Islam Congregation 1925- 1975.1 [Preface by:] Abdullah Ali & Haider Karatau & Okan Dat¡er. Helsinki 1975.
  6. Bedretdin, Kadriye: Hasan Hamidulla - Tataarikirjailijan elämä : nik alay?. Suomen Itämainen Seura, Helsinki 2021. ISBN 978-951-9380-92-8 (Бит номеры 18-21)
  7. https://dergipark.org.tr/en/download/article-file/1826878
  8. Bedretdin, Kadriye: Hasan Hamidulla - Tataarikirjailijan elämä : nik alay?. Suomen Itämainen Seura, Helsinki 2021. ISBN 978-951-9380-92-8 (Бит номеры 526-528).